Коръәндә бәян ителгәнчә, Аллаһ үзе – бәрәкәт чыганагы, һәм Ул әлеге сыйфатны пәйгамбәрләренә һәм аларның якыннарына да иңдерә ала. Аллаһ тарафыннан иңдерелгән Коръән дә бәрәкәт чыганагы булып тора.

Коръәннең бәрәкәткә кагылышлы өлешләре исламият галимнәре тарафыннан даими рәвештә өйрәнелә. Изгеләр, пәйгамбәрләр аркылы бәрәкәт гади кешеләргә дә җиткерелә ала. Изгеләр яисә алар җирләнгән урыннар, аларның шәхси әйберләре һ.б. бәрәкәт чыганагы булырга мөмкин (кара: Әүлия, Изге урыннар).

Аллаһ бәрәкәтенә Мәккәгә хаҗ кылганда Кәгъбәтулла ташына уң кулны куеп ирешеп була дип санала, бәрәкәт теләү – мөселманнар арасында сәламләшүнең мөһим бер элементы.

Бәрәкәт төшенчәсе иминлек теләү мәгънәсендә дә кулланыла.