Авылга Казан ханлыгы чорында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Йомышлы Оры исеме белән дә билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XVII йөзнең икенче яртысында авыл мәчетендә Кәче авылы мулласы һәм мөдәррисенең улы Юныс бине Иванай бине Усай (1631–1689) имам вазифаларын башкара.

XVIII йөз ахыры – XIX йөзнең беренче яртысында авылда туку фабрикалары урнаша. XIX йөздә монда 40 тан артык гильдия сәүдәгәрләре яши һәм эшли.

Ш.Мәрҗани авыл турында: “Зур борынгы авыл... Бик күптәннән үзенең эре сәүдәгәрләре, байлыгы, горурлыгы, артык юмартлыгы белән мәгълүм”, – дип яза.

Сәүдәгәр Хуҗасәетовларның алдынгы туку станоклары белән җиһазландырылган, буялган һәм буялмаган комач җитештерүче предприятиеләре (аларның берсендә 65 кеше эшли) турында мәгълүматлар сакланган. XVIII йөз ахыры – XIX йөзнең башында авылда һәм кайбер әйләнә-тирәдәге авылларда бу гаилә 8 комач мануфактурасын тота. Мөэмин Хуҗасәетов һәм Бибизөһрә Хуҗасәетова голландия роллары – ул заман өчен чагыштырмача алдынгы булган җиһазлар белән тәэмин ителгән, “бохара манерасы”нда язу һәм әйбер төрә торган кәгазь әзерләү буенча ике предприятие булдыра.

Хуҗасәетовлар акчасына 1787 елда авылда зур таш мәчет төзелә. 1895 елда мәдрәсә эшли.

XX йөз башында 2 мәчет, су тегермәне, тимерчелек, 4 юлаучылар йорты, 4 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2236,1 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Царёвококшайск (1919 елдан –Краснококшайск) өязе Шиңшә волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тукай, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Юл, 1956 елның 18 июленнән – Тукай, 1963 елның 1 февраленнән Арча районнарында.

Хәзер Яңа Кенәр авыл җирлеге составына керә.

1930 елда авылда – артель, 1932 елда Азин исемендәге колхоз оештырыла (беренче рәисе – Х.Х.Хәбибуллин), 1970 елда берләштерелгән “1 май” колхозы составына керә, 1984 елда Азин исемендәге колхоз составында аерылып чыга. 1994 елдан күмәк предприятие, 2017 елдан “Кызыл Яр” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә һәм “Яңа Кенәр” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Хәзерге вакытта авылда башлангыч мәктәп, балалар бакчасы (1988 елдан), мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты (2005 елдан) бар.

Авылда 1858 елда төзелгән мәчет сакланган (башка мәгълүматлар буенча, 1860 елларда) – татар халык төзелеш сәнгате традицияләрендәге дини архитектура истәлеге.

Авыл зиратында XVI – XIX йөзләргә караган кабер ташлары табыла.

Күренекле кешеләре

Г.С.Салихов (1924–2012) – өлкән лейтенант, Советлар Союзы Герое;

Ф.Сөләймания (1852–1918 елдан соң) – татарлардан беренче хатын-кыз журналистларның берсе;

И.Х.Фәйзрахманов (1961 елда туган) – журналист, нәшир һәм “Безнең гәҗит” газетасының баш мөхәррире;

М.Т.Хуҗасәетов (1773–1852) – 2 нче гильдия Царёвококшайск сәүдәгәре, Арча князьләре Хуҗасәетовлар нәселеннән, язу кәгазе һәм комач фабрикалары хуҗасы, меценат (аның акчасына Уфада 1 нче җамигь мәчет (1836 елда), Троицкида 2 нче җамигъ мәчет (1838 елда) төзелә;

Юныс Орыви әл-Казани (1636 – XVII йөз ахыры) – татар мәгърифәтчесе.

Халык саны

1782 елда – 267 ир заты;
1859 елда – 924,
1897 елда – 915,
1908 елда – 840,
1920 елда – 1043,
1926 елда – 976,
1938 елда – 723,
1949 елда – 411,
1958 елда – 430,
1970 елда – 391,
1979 елда – 317,
1989 елда – 319,
2002 елда – 276,
2010 елда – 291,
2015 елда – 273 кеше (татарлар).