Тарихы

Авылга 1870 елларда нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Яңа Мөслим исеме белән дә мәгълүм.

ХХ йөз башында авылда мәчет, мәктәп эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 832 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Тымытык волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Тымытык, 1931 елның 30 октябреннән – Азнакай, 1935 елның 10 февраленнән – Тымытык, 1958 елның 16 июленнән – Азнакай, 1963 елның 1 февраленнән – Әлмәт, 1965 елның 12 гыйнварыннан Азнакай районнарында.

Хәзер Урсай авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда Киров исемендәге колхоз оештырыла, 1959 елда Тельман исемендәге колхоз (Урсай авылы) составына керә. 1989 елда «Чулпан» исеме белән колхоз составыннан аерылып чыга.

Халкы күбесенчә крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда мәдәният йорты (клуб бинасы 1959 елда төзелә, 1990 елдан – яңа бинада). 2015 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

2006 елда мәчет төзелә.

Халык саны

1889 елда – 240,
1910 елда – 423,
1920 елда – 451,
1926 елда – 482,
1938 елда – 453,
1949 елда – 364,
1958 елда – 320,
1970 елда – 336,
1979 елда – 230,
1989 елда – 155,
2002 елда – 228,
2010 елда – 228,
2015 елда – 207 кеше (татарлар).