Биографиясе

1884 елның 25 ноябре (7 декабре), Самара шәһәре – 1946 елның 30 июле, Казан.

1910 елда Казан университетының медицина факультетын тәмамлый, шунда ук эшли.

Казан шәһәре 1 нче номерлы йогышлы авырулар клиник хастаханәсе (хәзер Агафонов исемендәге) А.Ф.Агафонов тырышлыгы белән оештырыла, 1918 елдан баш табиб.

1924 елдан Казан ГИДУВында, бер үк вакытта 1930 елдан Казан медицина институтында йогышлы авырулар кафедрасы мөдире.

1938–1939 елларда ТАССР Сәламәтлек саклау халык комиссары урынбасары, 1943–1944 елларда РСФСР Сәламәтлек саклау министрлыгының Үзәк педиатрия институты директоры.

1930 елда Агафонов В.М.Аристовский һәм И.П.Савченко җитәкчелегендә тикшеренүләр үткәрә, аларның нәтиҗәләре «К вопросу о местной анафилаксии» исемле монография нигезен тәшкил итә.

1938–1946 елларда РСФСР Югары Советы депутаты.

Фәнни иҗаты

А.Ф.Агафоновның тикшеренүләре балалардагы йогышлы авыруларның иммун-аллергик аспектларын өйрәнүгә; кызамыкны булдырмауның махсус ысулына, дизентерияне сульфаниламид, скарлатина, дизентерия һәм корсак тифы авыруларын кан алмаштыру юлы белән дәвалауга; тимгелле тифка диагноз куюга һәм дәвалауга карый.

А.Ф.Агафонов хезмәтләре клиника эшчәнлегенең фәнни юнәлешен билгеләүгә, йогышлы авыруларның иммун-аллергологик аспектларын эксперименталь өйрәнүгә багышлана.

Бүләкләре

Ленин ордены белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

К вопросу об этиологии скарлатины. Казань, 1925.

О кожной чувствительности скарлатинозных больных к стрептококковой вакцине. Казань, 1925.

О сывороточном лечении скарлатины. Казань, 1939.

Әдәбият

Михайлов М.К., Баширова Д.К. Профессор Андрей Фёдорович Агафонов // Казанский медицинский журнал. 1984. № 6.