30 дан артык төре билгеле, Евразиядә таралган.

ТР территориясендә бер төре – өч аерчалы Күгелҗем ут (L. trilobum) Кама алдында һәм Идел алдында очрый. Нарат урманнарында һәм киң яфраклы урманнарда, куаклар арасында, юылган тау битләрендә үсә.

60-200 см биеклектәге, калын тамырлы күпьеллык үсемлек. Сабагы калын, төбендә корыган яфракларның җепсел калдыклары бар. Түбәнге яфраклары – озын сапларда, икеле, өчле каурыйсыман теленмә җәймәле, өске сабак яфраклары – вак, утырма, кабарынкы җиңсәле. Җимешләре – чыгып торучан буй кабыргалы, икегә бүленгән озынча орлыкчалар. Май-июньдә чәчәк ата. Июльдә җимеш бирә.

Җимешләрендә гликозидлар, сумала, эфир майлары бар.

Халык медицинасында тамырларыннан әзерләнгән төнәтмә тән кызышканда, шулай ук авыртуны басу чарасы буларак кулланыла.