Биографиясе

1951 елның 3 мае, Мамадыш районы Тәкәнеш авылы — 2013 елның 9 марты, Казан.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1973), РФА КГҮнең Физика-техника институтында эшли, әйдәп баручы фәнни хезмәткәр (1993 елдан), магнитоакустика лабораториясе мөдире (2003 елдан).

Хезмәтләре акустикада һәм оптикада магнит диэлектриклар һәм ярымүткәргечләрдәге яңа физик күренешләрне эксперименталь һәм теоретик яктан тикшерүгә карый.

ТР Дәүләт бүләге лауреаты (2011).

Хезмәтләре       

Акустооптическая дифракция в гематите, обусловленная магнитоупругой модуляцией поляризаций оптических мод // Письма в журн. эксперим. и теорет. физики. 2008. Т. 88, вып. 1 (автордаш); 

Антиферромагнитная коническая рефракция упругих волн в гематите // Письма в журн. эксперим. и теорет. физики. 2010. Т. 91, вып. 7 (автордаш).