Аллаук елгасының (Вятка (Нократ) елгасы бассейны) уң кушылдыгы.

Озынлыгы 15 км, ТР чикләрендә – 13 км. Бассейнының мәйданы 171,6 км2. Елга башы Кукмара районының Югары Шөн авылыннан 2,3 км көнбатыштарак, тамагы Киров өлкәсе территориясендә. Елга башының абсолют биеклеге 180 м, тамагыныкы – 67 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 2%.

Кәркәүчның 0,7 дән алып 4,4 км га кадәр озынлыктагы 12 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,37 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 1,1-3 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 115 мм, ташу агымы катламы 100 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,03 м3/с.

Суы язын йомшак (1,5-3 мг-экв/л), кышын һәм җәен чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л.

Кәркәүч бассейнында суның гомуми күләме 1,1 млн м3 булган 2 буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.