Биографиясе

1930 елның 7 августы, Волгоград шәһәре — 2020 елның 19 октябре, Казан.

Казан университетын тәмамлый (1954).

1957–1959, 1961–1995 елларда Казан университетында.

1959–1961, 1995–2000 елларда Тел, әдәбият һәм тарих институтында (1997 елдан — ТР ФАнең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты).

2003–2006 елларда Казан педагогия университетында.

2009 елдан Чаллы педагогия институты профессоры.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре контактология, тарихи лексикология, лексикография, диалектология мәсьәләләренә, рус телендәге төрки алынмаларга, милли аудиториядә рус теле укыту методикасына карый.

Юналиева — югары уку йортлары һәм урта мәктәпләр өчен рус теленнән уку ярдәмлекләре һәм программалар авторы; татарча-русча һәм русча-татарча сүзлекләр төзүчеләрнең берсе.

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Опыт исследования заимствований: Тюркизмы в русском языке сравнительно с другими славянскими языками. К., 1982; 

Тюркизмы русского языка (Проблемы полиаспектного исследования). К., 2000; 

Обучение русскому литературному произношению. К., 2003; 

Тюркизмы в русской классике. К., 2005; 

Тюркизмы в сравнительных оборотах русского языка: Словарь. К., 2011.

Әдәбият

Казанский университет (1804–2004): Биобиблиогр. словарь. К., 2004. Т. 3; 

Казанская лингвистическая школа. К., 2008.

Автор — К.Р.Галиуллин