- РУС
- ТАТ
Татарстанның Ютазы районындагы авыл, шәһәр тибындагы Урыссу эшчеләр бистәсеннән 7 км төньяктарак урнашкан
XX йөз башында нигезләнә. 1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Александровка волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Бөгелмә кантонында.
1930 елның 10 августыннан – Тымытык, 1931 елның 30 октябреннән – Азнакай, 1935 елның 10 февраленнән – Ютазы, 1963 елның 1 февраленнән – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Баулы, 1991 елның 6 апреленнән – Ютазы районында.
Хәзер – Урыссу авыл җирлегендә.
1930 елда авылда «Сабанчы» колхозы оештырыла, 1950 елдан – Каганович исемендәге (үзәк утары – Байлар авылы), 1957 елдан – Фрунзе исемендәге колхозлар; 1993 елдан – «Фрунзе» исемендәге акционерлык җәмгыяте, 1995 елдан – «Байлар» күмәк хуҗалыгы, 2004 елдан – «Игенче» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.
Халкы башлыча үсемлекчелек белән шөгыльләнә.
1938–2001 елларда башлангыч мәктәп була.
Клуб (1985 елдан яңа бинада), күпфункцияле үзәк, фельдшер-акушерлык пункты (2016 елдан яңа бинада); клуб каршында «Уйна, гармун, уйна!» фольклор коллективы (2017 елдан) эшли.
1920 елда – 201,
1926 елда – 185,
1938 елда – 241,
1949 елда – 235,
1958 елда – 216,
1970 елда – 193,
1979 елда – 160,
1989 елда – 104,
2002 елда – 106,
2010 елда – 101,
2020 елда – 103 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.