Биографиясе

1864 ел – 1926 елның 14 мае, Казан.

Уфа губернасы дворяннарыннан, казакъ ханнары нәселеннән. Эре җирбиләүче.

Мәскәү университетының физика-математика факультетын тәмамлый (1889 ел).

Уфа губернасы Бәләбәй өязендә земство хәрәкәтендә актив катнаша: мировой судья (1894–1991 еллар), земство башлыгы (1894–1902 еллар), Бәләбәй өязе һәм Уфа губерна земстволары гласные (берничә тапкыр). 1903–1906 елларда Уфа губернасында крәстияннәр эше буенча учреждение әгъзасы, Мөселманнар либераль хәрәкәте җитәкчеләренең берсе.

Бөтенроссия мөселманнар корылтайларында (1905–1906 һәм 1914 еллар) катнаша, 1 нче корылтайда сәркәтип, 3 нчесендә «Иттифакъ әл-мөслимин» партиясе ҮК әгъзасы итеп сайлана. Уфа губернасыннан 1 нче Дәүләт Думасында (1906 ел) депутат, мөселманнар фракциясе әгъзасы, аның бюро сәркәтибе, җир комиссиясе әгъзасы. Башкорт җирләрен сатуны тәртипкә салырга, старшиналарның һәм күченеп килгән байларның башбаштаклыгын чикләргә чакыра. Дума куып таратылгач, хөкүмәткә каршы «Выборг өндәмәсе»нә кул куя, шуның өчен өч айга төрмәгә утыртыла.

1906 елдан Уфада: Мөселман иганәчеләр җәмгыяте рәисе, «Мусульманский мир» газетасын оештыручыларның берсе (1906–1907 еллар), Ярлы мөселманнарны кайгырту идарәсе рәисе (1908 елдан), «Галия» мәдрәсәсен төзүгә 30 мең сум акча бирә.

1913–1916 елларда «Милләт» газетасын нәшер итүчеләрнең берсе.

1914 елда Бөтенроссия мөселман җәмәгать оешмалары вәкилләре корылтаенда катнаша, Хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү буенча Вакытлы мөселман комитеты секретаре һәм әгъзасы булып сайлана (1915–1917 еллар).

1916 елда Мөселманнар арасында мәгърифәт тарату җәмгыяте рәисе урынбасары.

1916–1917 елларда Уфа губернасы мировой судьясы, Ятимханәләр белән идарә итү комиссиясе әгъзасы. 1917 елгы Февраль революциясеннән соң Россия мөселманнары бюросының Вакытлы үзәге составына керә, Бөтенроссия мөселманнарының 1 нче һәм 2 нче корылтайларын әзерләүдә һәм аларның эшендә катнаша.

Милләт Мәҗлесе депутаты (1917–1918 еллар, төркичеләр фракциясе), Милли идарә әгъзасы. 1920–1923 елларда тә Иркутск шәһәрендә, 1924 елда Мәскәүдә төрле учреждениеләрдә статист булып хезмәт итә.

1925 елдан Казанда, ТАССР Сәүдә халык комиссариатында эшли.

Татар телендә кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре лөгатьлеге авторы (Лөгать. Уфа, 1911 ел).

Әдәбият

Туктаров М.Ф. (Усал). Беренче, икенче вә өченче Думада мөселман депутатлар һәм аларның кылган эшләре. Казан, 1909;

Члены первой Государственной Думы. М., 1906;

Султанбеков Б. Дворянин, политик, просветитель // Татарстан. 1996. № 5;

Усманова Д.М. Мусульманская фракция и проблемы «свободы совести» в Государственной Думе России (1906–1917). Казан., 1999.