- РУС
- ТАТ
Дин эшлеклесе, миссионер
1495 ел тирәсе, хәзерге Мәскәү өлкәсе Серпухов шәһәре – 1576 елның 11 апреле, Казан.
1520 елда Андроник монастырендә (Мәскәү) монахлык кабул итә, 1544 елдан Мәскәү янындагы Песнош монастыренда игумен, монастырь башлыгы.
1555 елдан Казан Кремлендәге Спас-Преображение монастыренең беренче башлыгы.
Казанның беренче архиепискобы Гурийның ярдәмчесе.
Татар телен белүе (ул аны Кырым татарларында 3 ел әсирлектә вакытта үзләштерә) аңа татар кешеләрен православиегә күчәргә үгетләү мөмкинлеге бирә.
1567 елдан Тверь епискобы, 1570 ел тирәсендә ялга чыга һәм Казанга килә.
1595 елда Гермоген тәкъдиме белән изгеләштерелә. Искә алу көне – 4(17) октябрь.
Варсонофийның җәсәде 1918 елга кадәр Благовещение кафедраль соборында була.
Жития Святителей Гурия и Варсонофия. СПб., 1853.
Никанор (Каменский). Житие Святителя Варсонофия // Казанский сборник статей архиепископа Никанора. Казань, 1910.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.