Эчтәлек

Хәләлнең капма-каршысы хәрам (тыелган).

Тар мәгънәдә — ислам кануннары буенча рөхсәт ителгән ризык. Мондый күрсәтмәләр нигездә иткә һәм ит ризыкларына кагыла. Бары тик ислам кануннары буенча чалынган мал гына (дуңгыз, ишәк яки мул, казык тешле ерткыч хайваннар, шул исәптән, мәчеләр һәм этләр, ерткыч кошлардан башка) кулланырга рөхсәт ителә.

ТРда хәләл азыкны җитештерү һәм сатуга контрольлек итү максатында 2005 елдан ТР Диния нәзарәте каршында «Хәләл» стандарт комитеты эшли.

Әдәбият

Кардави Ю. Дозволенное и запретное в исламе. М., 2007.