Тирән ярылышлар мөмкин булган барлык ярыклар, ваклану һәм шуңа охшаш башка зоналардан гыйбарәт.

Еш кына эффузив, интрузив һәм нык кына үзгәргән токымнардан тора. Озынлыкка йөзләрчә һәм меңнәрчә км га, киңлеккә берничә дистә км га, тирәнлеккә 700 км га кадәр җитә. Тирән ярылышлар аэротөшерү, геологик һәм геофизик алымнар (сейсмик, магнит һәм башкалар) белән ачыклана.

ТР территориясендә кристаллик нигез күбесенчә төньяк-көнбатыш (50-60%) һәм төньяк-көнчыгышта (32-33%) җәелгән системалар барлыкка китерүче күпсанлы тирән ярылмалар белән бүлгәләнгән. Беренчеләре гранулитлы, икенчеләре гранитлы комплексларның сызыксыман җыерчыклы структуралар юнәлешенә туры килә. Киңлек яны һәм субмеридиональ юшәлештәге тирән ярылмалар шактый кечкенә, үзәктәш һәм дугалы. Рельефта алар еш кына елга үзәннәренең тигез участоклары белән туры килә. Мәсәлән, ТРда төньякта Идел елгасы киңлек юнәлешле агымга ия, ә Югары Ослан авылы янында зур тирән ярылмалар юнәлешенә ярашлы рәвештә кисәк кенә көньякка борыла.

Геопатоген зоналар, Җирдән чыгучы югары температуралы җылылык агымы һәм көчле җир тетрәүләр тирән ярылышлар белән бәйле. Алар буйлап җир кабыгының зур кисәкләре күчүе вертикаль буенча – 10-15 км га (убылма, күтәрелмә), горизонталь буенча 100 һәм артыграк км га җитә (күчү, шуышу).

Тирән ярылышларның үсеше – озак процесс (хәзерге көннәргә кадәр бара), алар утырма һәм магматик токымнар тупланышын контрольдә тоталар.

Тирән ярылышлар күп кенә файдалы казылма төрләренең (ТРда, аерым алганда, нефтьнең) тупланышында мөһим роль уйныйлар, өстәрәк ятучы токымнарга нефть үтеп керү юллары булып хезмәт итәләр, коллекторлык үзлекләренә йогынты ясыйлар. Тирән ярылышлар тектоник структуралар формалашуга китерә, аларда нефть, газ һәм су ятмалары барлыкка килә.