- РУС
- ТАТ
Татарстанның Минзәлә районындагы авыл. Минзәлә шәһәреннән 19 км көнбатыштарак, Минзәлә елгасының сул кушылдыгы буенда урнашкан
Авылга 1911 елда нигез салына. 1913 елгы документларда Тауасты Тәкермән авылыннан Чермышев отрубы буларак телгә алына.
Авыл җәмәгатенең имана җире 315 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Күзкәй волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан Минзәлә районында.
Хәзер Хуҗамәт авыл җирлеге составында.
1929 елда авылда берүк исемдәге колхоз оештырыла, 1950 елдан – “Коммунар” колхозы, 1958 елдан Куйбышев исемендәге колхоз составына керә.
1925 елда авылда мәхәллә оештырыла (1929 елга кадәр була) һәм мәчет төзелә. Совет чорында башлангыч мәктәп (1928 елдан), клуб эшли.
Авылда мәчет (1998 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (1913 елдан) бар.
Э.Н.Хәсәнов (1941–2018) – ТРның атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты, Казан дәүләт медицина университетының эндокринология кафедрасы мөдире (1994–1998 елларда).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.