Биографиясе

1890 елның 22 июле, Санкт-Петербург – 1968 елның 24 сентябре, Ставрополь шәһәре.

Хәрби-медицина академиясен (1914 ел, Санкт-Петербург) тәмамлый һәм хәрәкәттәге армиягә җибәрелә.

1921 елдан Казан унивеситетында, 1932 елдан Казан медицина институтының микробиология кафедра мөдире.

1943 елдан Ижевск, 1948–1965 елларда Ставрополь медицина институтларында.

1930 елда, СССРда беренче булып, хезмәттәшләре белән аксыл спирохетаны чиста культура итеп таба, соңрак ул паллид-антиген әзерләүдә файдаланыла: кайтма талпан тифының спирохета культурасын ала, дифтерия, корсак тифы, тимгелле тиф, дизентерия китереп чыгаручыларның культураль һәм биохимик үзенчәлекләрен өйрәнә.

Бөек Ватан сугышы елларында аның тарафыннан эшләнелгән кетгутны стерилизацияләү ысулы санитар-оборона әһәмиятенә ия була.

Ставрополь эпидемиологлары һәм йогышлы авырулар белгечләре фәнни җәмгыятенә нигез салучы һәм алмашсыз җитәкчесе.

Хезмәтләре

Этиология и бактериологическая диагностика инфекционной желтухи // Казан. мед. журн. 1939. № 11/12;

К вопросу о культивировании Sp. pallida на жидких питательных средах // Журн. микробиологии, эпидемиологии и иммунологии. 1969. № 9.