- РУС
- ТАТ
тарихчы, рус тарихы докторы (1870), тайный советник
1832 елның 11 феврале, Рязань губернасы Раненбург шәһәре — 1920 елның 15 феврале, Мәскәү.
Мещаннар нәселеннән.
Мәскәү университетын тәмамлый (1854), 1860–1861 еллларда шунда ук укыта.
1862 елда отставкага чыккач, фәнни һәм әдәби-публицистик эшчәнлек белән шөгыльләнә.
Историографиядә консерватив юнәлеш вәкиле. Рязань кенәзлеге, Литва тарихын тикшерүче. «Россия тарихы» («История России», т. 1–5, М., 1876–1905) дигән төп хезмәтендә, Н.М.Карамзин концепциясенә нигезләнеп, иң борынгы заманнардан алып XVII йөз ахырына кадәр Россия тарихына гомуми күзәтү ясый. Иловайский, барлык «тарихи» халыкларның прогрессы «дәүләти көнкүреш» формаларында тәмамлана, дип исәпли һәм халык тарихын өйрәнүне дәүләтчелекнең идарәчеләр «гамәлләре»ндә чагылган үсеш тарихы белән чикли. Һуннар һәм болгарларның славяннардан килеп чыгуы, «Азов алды Русе» – Бөек Болгария булуы турында фараз тәкъдим итә. Рус дәүләтенең Идел буе Болгары, Алтын Урда дәүләтләре, татар ханлыклары белән үзара мөнәсәбәтләрен тикшерә; Алтын Урда хакимиятенең удел кенәзлекләренә һәм Мәскәү Русена йогынтысын күрсәтә; Мәскәү кенәзләре һәм патшаларының Көнчыгышка карата сәясәтен, шул исәптән Иван IVнең Казан ханлыгына каршы яуларын һәм 1552 елда Казанны яулап алуын җентекләп тасвирлый. Рус тарихы һәм гомуми тарих дәреслекләре авторы. Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенең хакыйкый әгъзасы.
Сочинения: В 3 ч. М., 1884–1914;
Мелкие сочинения, статьи и письма: В 2 вып. М., 1888–96.
Цветаев Д.В. К 50–летию учебно-литературной деятельности Д.И.Иловайского. М., 1908;
Очерки по истории исторической науки в СССР. М., 1960. Т. 2.
Автор — Е.Б.Долгов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.