- РУС
- ТАТ
Татарстанның Чистай районындагы авыл. Чистай – Нурлат автомобиль юлы янында, Чистай шәһәреннән 40 км көньяктарак урнашкан
XVIII йөзнең икенче яртысында нигезләнә. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә (элекке чукындырылган чувашлар һәм татарлар, 1816 елда алар тиңдәшле рәвештә – 56% һәм 44%). Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.
1903 елда халык арасында 145 мәҗүси исәпләнә. Авыл хәзерге Аксубай районының Саурыш авылы Рождество чиркәве приходына карый.
1867 елда Изге Гурий борадәрлеге мәктәбе ачыла, 1877 елда яна, 1891 елда торгызыла, 1902 елда земство мәктәбенә әверелә (1903 елда 27 ир бала һәм 2 кыз бала укый), 1904 елда яңа бина төзелә.
XX йөз башында шулай ук 2 тегермән, ярма яргыч, 3 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1473 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Яңа Әдәм волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чистай, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Армия, 1958 елның 23 маеннан Чистай районында.
Хәзер Чуаш Ялтаны авыл җирлеге составында.
1931 елда «Пятилетка» колхозы оештырыла. 1950 елдан авылда эреләндерелгән Чапаев исемендәге колхозның (аңа шулай ук Кәрәкә күле авылы керә) үзәк утары урнаша. 1957 елдан авылда – «Алга» (үзәк утары – Изгар авылы), 1965 елдан «Искра» (үзәк утары – Чуаш Ялтаны авылы) совхозлары, 1989 елдан – бүленеп чыккан «Колос» совхозы (Кәрәкә күле авылы да керә), 2000 елдан – шул ук исемдәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы (Чуаш Ялтаны авылы керә), 2005–2014 елларда – җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, хәзерге вакытта «ТатАГРО» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.
Халкы башлыча үсемлекчелек һәм ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
1918 елда башлангыч мәктәп эшли башлый, 1987 елда – сигезьеллык, 1991 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә (яңа бина төзелә), 2008–2019 елларда – башлангыч мәктәп – Чуаш Ялтаны мәктәбе филиалы.
Авылда мәдәният йорты (мәктәп бинасында), китапханә (1938 елдан, хәзер 1987 елгы бинада урнаша), фельдшер-акушерлык пункты (башта – мәктәп бинасында, 2015 елдан яңа бинада урнаша) бар.
Авыл янында археология истәлеге – Ишәле авыллыгы (монголларгача чор болгар ядкәре), эпиграфика истәлеге – кабер ташы (Алтын Урда чоры болгар ядкәре) табыла.
С.Н.Тимрясов (1851–1910) – педагог, тәрҗемәче, чуваш фольклорын туплаучы, яңа чуваш алфавитын төзүчеләрнең берсе, 1877 елдан – Сембер үзәк чуваш мәктәбендә, 1880 елдан Чистай өязе мәктәпләрендә укыта.
1859 елда – 393,
1897 елда – 806,
1908 елда – 1017,
1920 елда – 1060,
1926 елда – 725,
1938 елда – 648,
1949 елда – 569,
1958 елда – 431,
1970 елда – 583,
1979 елда – 440,
1989 елда – 323,
2002 елда – 311,
2010 елда – 288,
2022 елда – 286 кеше (1989, татарлар – 49%, чувашлар – 41%; 2002 елгы халык исәбе буенча, татарлар – 97%).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.