Зөя елгасының сул кушылдыгы.

Озынлыгы 14,1 км, бассейнының мәйданы 71,1 км2. Буа районы территориясеннән ага. Елга башы Яңа Суыксу авылыннан 6 км көнбатыштарак, тамагы Ивашевка авылы янында. Елга башының абсолют биеклеге 130 м, тамагыныкы – 66 м. Су җыелу мәйданында урман үсемлекләре үсми диярлек.

Студенецның 0,8 км озынлыктагы 1 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,21 км/км2. Туенуы катнаш, өчтән ике өлеше кар сулары исәбенә туры килә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,25-0,5 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана, коры вакытта елганың түбән агымы кибә. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 77 мм, ташу агымы катламы 49 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,03 м3/с.

Язын суы чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен каты (6-9 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 400-500 мг/л.

Студенец бассейнында суының гомуми күләме 0,6 млн м3 булган 2 буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.

Студенецның тамак өлешендә В.П. Ивашев утар паркы табигать истәлеге урнашкан.