Буа районы Ивашевка авылы тирәсендә, Зөя елгасының сулъяк ярында урнашкан.

1987 елда билгеләнә. Мәйданы 4 га.

Декабрист В.П.Ивашевның әтисе П.Н.Ивашевның нәселдән килгән утары паркы, XVIII йөз ахырында нигез салына.

Паркта 100 дән артык агач, күбесенчә, юкә, сирәк кенә нарат, каен, өянке сакланып калган.