Экология мониторингының төп функцияләре: атмосфера һавасы, су, туфрак һәм ландшафтның башка компонентлары торышын контрольдә тоту; пычрануның төп чыганакларын билгеләү; ландшафтның төп компонентлары сыйфаты торышын фаразлау һ.б. Мәгълүматларны гомумиләштерү масштаблары буенча глобаль, милли, төбәк һәм локаль; эш алымнары буенча — биологик (биоиндикаторлар ярдәмендә), дистанцион (авиация, космик); күзәтү объектлары буенча кеше яшәгән тирәлек мониторингы (һава, су, туфрак), биологик мониторинг (флора һәм фауна) һ.б. экология мониторингыларына аерып карала. Шулай ук экология мониторингын шартлыча әйләнә-тирәлеккә тәэсир итү мониторингы һәм әйләнә-тирә торышының үзгәрешләре мониторингына аералар.

Гомуммилли һәм төбәк дәрәҗәсендәге экология мониторингын оештыру тиешле башкарма органнарга йөкләнә, закон актлары һәм карарлар нигезендә алып барыла. Татарстанда экология мониторингы белән төрле министрлыклар һәм ведомстволар, аерым алганда, ТР Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгы (җирләрнең торышы мониторингы), ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм ТР Дәүләт санитария-эпидемиология күзәтчелеге үзәге (халык сәламәтлегенең торышы), ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе (атм. һавасы, җир өсте сулары, атм. явым-төшемнәре, туфрак мониторингы, радиация мониторингы), Казан университеты, ТР ФАнең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты, Татарстан урман-тәҗрибә станциясе, Идел-Кама табигый саклаулыгы, Түбән Кама милли паркы (хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм ТРның аеруча саклаулы табигать территорияләре мониторингы); Татарстан геологик разведка идарәсенең «Гидромониторинг» терр. фәнни-җитештерү үзәге (җир асты сулары мониторингы), «Геоцентр» фәнни-җитештерү берләшмәсе (Татарстанның барлык геологик мохите мониторингы — җир асты сулары, экзоген һәм эндоген геологик күренешләр), «Геомониторинг» терр. фәнни-җитештерү үзәге (иминлеге һәм нәтиҗәле кулланылышы максатларында геологик мохит торышын өзлексез тикшерү) һ.б. шөгыльләнә.

Экология мониторингы буенча оештыру, бердәм система булдыру һәм аны үстерү белән бәйле координацияләү эшләре ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан алып барыла.

Әдәбият           

Израиль Ю.А. Экология и контроль состояния природной среды. Л., 1984; 

Шестаков В.М. Мониторинг подземных вод — принципы, методы, проблемы. М., 1993; 

Королёв В.А. Мониторинг геологической среды. М., 1995; 

Гатиятуллин Н.С., Бубнов Ю.П., Медведев А.М. Мониторинг подземных вод — базовая основа обеспечения питьевого водоснабжения населения Республики Татарстан. К., 1996.

Автор — С.И.Кадошников