Биографиясе

1743 елның 3 (14) июле, Казан –  1816 елның 8 (20) июле, Түбән Новгород губерниясе Званка авылы.

Нәселе Олы Урдадан китеп Мәскәү кенәзе Василий II гә хезмәткә кергән татар морзасы Бәһрамнан (XV йөз) килә.

Казан губернасында Державиннар Мишә буендагы (хәзерге Лаеш районы) җир биләмәләренә хуҗа булалар.

1758–1761 елларда Державин Казанның Беренче ир балалар гимназиясендә укый. Гимназист чорында ул Болгарга археологик экспедициягә бара, Чабаксар шәһәренең планын төзүдә катнаша.

Яхшы укыганы өчен ул инженерлар корпусындагы түбән офицер дәрәҗәсенә (кондуктор) ирешә.

1762 елда Державин хәрби хезмәткә алына һәм Петербургка күчеп китә.

Казанда 1763, 1774–1775, 1778 елларда була.

1784 елда Казан губернаторы урынын сорап үтенеч яза, ләкин Олонец шәһәре (Карелия) губернаторы итеп билгеләнә.

Иҗаты

«Кенәз Мещерский үлеменә мәрсия» («Ода на смерть князя Мещерского», 1779), «Фелица» (1782), «Ходай» («Бог», 1784), «Морза хыялы» («Видение Мурзы», 1789; басыла 1791), «Шарлавык» («Водопад», 1791–1794; басыла 1798) һәм башка шигырьләрендә Екатерина II гә, гаскәр башлыкларына мәдхия җырлый, тәкәббер түрәләрне, патша сарае даирәсенең әхлаксызлыгын фаш итә.

«Императрицаның Казанга килүе уңае белән» («На шествие императрицы в Казань», 1779), «Казанда императрицага күрсәтелгән маскарад уңаеннан» («На маскарад, бывший перед императрицей в Казани», 1779) шигырьләрендә, «Язмалар» («Записки», 1811–1813; басыла 1859) истәлекләрендә, «Явыз Иван, яки Казанны буйсындыру» («Грозный, или Покорение Казани», 1814) операсы либреттосында Казан мотивлары чагылыш таба.

В.И.Панаевка юллаган хатында: «Афина кебек үк, минем туган шәһәрем Казан үзенең иң яхшы тел-әдәбият училищеләре белән дан казаныр», – дип яза. Аның турында А.С.Пушкин: « ...Ул даһиның фикер йөртүе дә татарча иде», – дигән.

«Арфа» (1798) шигырендә шагыйрь түбәндәгеләрне яза: «Их, бу алтын вакытның Казанда тәгәрәве! / И минем тәүге көннәремнең бишеге! / Минем пакьлегемнең һәм яшьлегемнең мәркәзе! / Кабат синең таң яктысын күргәндә, / Мин һаман да казанлы булырмынмы? / Миңа мирастан күчкән көтүләремне, / Карт Кама имәннәрен кайчан күрермен икән? / Кайчан Идел буйлап авыллар арасыннан җилкән кебек очып барырмын / Һәм әти-әни каберен кочып җылармын? /И арфа, җырла миңа гел Казан турында! / Анда Павел пәйда булгандай җырла! / Туган як турындагы яхшы хәбәр безгә бик кадерле: / Туган якның төтене дә безгә татлы һәм хуш исле».

Истәлеге

1847 елда Рус әдәбиятын сөючеләрнең Казан җәмгыяте инициативасы белән Казан университеты ишегалдында Державин Г.Р. һәйкәле куела. Аны татарлар «Бакыр бабай» дип атый. Шунда ук Державин исемен йөртүче бакча утыртыла.

ТРның Милли музеенда Державинның әйберләре (сәгать, өстәл, кәнәфи, язу өстәле), хатынының арфасы һәм Казандагы Державин һәйкәлендәге грация фигурасының башы саклана.

2000 елда ТРның Язучылар берлеге һәм Лаеш районы хакимияте күренекле әсәрләр өчен һәр ел бирелә торган Державин исемендә әдәби премия булдыра.

2003 елда Лаеш районы Сокуры авылында Державинга бюст куела һәм Казандагы һәйкәле торгызыла.

Державин карт. 2009

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе

Әсәрләре

Сочинения, с объяснительными примечаниями Я.К.Грота: в 9 т. СПб., 1864–1883.

Стихотворения. М., 1963.

Әдәбият

Сочинения Державина // Белинский В.Г. Полное собрание сочинений. М., 1955. Т. 6.

Г.Державин. История и современность. Казань, 1993.

Автор – Ж.Ф.Хәкимова