Казандагы София Гобәйдуллина заманча музыка үзәге бинасы

ТР МКның 2002 ел 31 май һәм композиторга 70 яшь тулу уңаеннан Казан шәһәре хакимияте башлыгының 2001 ел 13 апрель карарлары нигезендә оеша. Казан шәһәре хакимиятенең мәдәният бүлеге карамагында.

Хәзерге заманның мәшһүр композиторы София Гобәйдуллинаның балачагы һәм яшьлеге узган (1932–1953) Тельман урамындагы 29 нчы йортта урнашкан.

Үзәкне оештыру эше белән «Прометей» эксперименталь эстетика фәнни-тикшеренү институты директоры Б.М.Галиев, ТРның Композиторлар берлеге рәисе Р.Ф.Кәлимуллин һ.б. шөгыльләнә. 2003 елда Үзәк җирлегендә А.Волченко җитәкчелегендәге «Яңа музыка ансамбле» оеша.

2011 елда С.Гобәйдуллинаның 80 еллыгына Үзәк үзгәртеп корыла, аның эшчәнлеге (эшчәнлегенең төрләре) шактый киңәя: фестивальләр һәм заманча музыка концертлары, мастер-класслар, халыкара заманча музыка фестивальләре чикләрендә фәнни укулар («Европа-Азия», «MUS-Transit», «XXI гасырда классик гитара» («Классическая гитара в XXI веке»); зурлар өчен «Брависсимо» якшәмбе абонементы) оештыра. Төп проектларының берсе — «София Гобәйдуллинаның музыка дөньясы» («Мир музыки Софии Губайдулиной») программасы. Ул композиторның мемориаль бүлмәләре белән таныштыру, «тере» музыкага кушылып баручы видеоматериаллар күрсәтү рәвешендә төрле вариантта эшләнә. 2011 елда Үзәк каршында «Полутон» иҗади һәм социаль технологияләр лабораториясе төзелә. «София Гобәйдуллина дуслары клубы» («Клуб друзей Софии Губайдулиной») эшли. Гобәйдуллина музыкалары һәм рәсемдә балалар фантазияләре темаларына күргәзмә оештырыла.

Директоры — Л.И.Гарифуллина (2011 елдан).

Автор — Ф.Ә.Әхмәтшина