Тарихы

1884 елда Иске Бәзәкә авылыннан күченүчеләр тарафыннан нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Починок Новоусовский, Крутовражский исемнәре белән билгеле.

Халкы типтәрләр һәм дәүләт крәстияннәре катлауларына бүленә.

Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук урман һәм сәүдә эше кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда мәчет (1907 елдан), мәктәп, җил тегермәне була.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 301 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1919 елга кадәр авыл – Вятка, 1919 елдан – Казан, 1920 елдан – Вятка губернасының Алабуга өязе Барҗы волостенда. 1921 елның гыйнварыннан – Вотяк автономияле өлкәсе составында, октябреннән – ТАССРның Алабуга, декабреннән – Әгерҗе, 1924 елдан – Алабуга кантонында.

1927 елның 14 февраленнән – Әгерҗе, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1964 елның 4 мартыннан Әгерҗе районында.

Хәзер Яңа Бәзәкә авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Яктылык” колхозы оештырыла, соңрак Ворошилов исемендәге колхоз итеп үзгәртелә. 1950 елда Варкләд (Әрем), Вольный Труд, Яңа Никольский, Яңа Бәзәкә, Иске Никольский, Яңавыл авылларын берләштергән Ленин исемендәге колхоз составына керә.

Халкы “Ак Барс – Әгерҗе” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә, крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1930 еллар башында Х.Даутов йортында башлангыч мәктәп ачыла (1933 елда яңа бина төзелә).

Хәзерге вакытта башлангыч мәктәп, фельдшер-акушерлык-пункты, мәчет (1998 елдан) бар.

Халык саны

1887 елда – 85,
1897 елда – 231,
1920 елда – 166,
1926 елда – 181,
1938 елда – 189,
1958 елда – 125,
1970 елда – 202,
1989 елда – 128,
2002 елда – 115,
2010 елда – 97,
2015 елда – 99 кеше (татарлар).