Биографиясе

 (1914 елның 15 июне, Казан губернасы, Цивиль өязе Токаево авылы – 1981 елның 15 мае, Приморье крае, Кавалерово районы Хрустальный шәһәр тибындагы поселок).

Арзамас пулемётчылар училищесен тәмамлый (1943 ел).

1932-1936 елларда Балахна электр станциясендә һәм Горький автомобиль заводында эшли.

1936 елдан Кызыл Армиядә.

1941 елның августыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 24 нче гвардия миномёт дивизионының (29 нчы армия) разведчиклар отделениесе командиры.

Көнбатыш һәм Калинин фронтлары гаскәрләре составында Смоленск сугышында (1941 ел), Торопец шәһәреннән көньяктарак һәм Иделнең сул ярындагы Ржев-Старица участогында оборона сугышларында (1941 ел), Калининны саклауда (1941 ел), Калинин, Вязьма (1942 ел) һәм Ржев-Сычёв (1942 ел) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

1942 елның 7 февралендә Ржев янындагы бәрелештә батырлык күрсәтә.

1943 елдан Ленинград фронты гвардия миномёт частендә взвод командиры.

1945 елның декабреннән запаста, Горький автомобиль заводында һәм шәһәр тибындагы Хрустальный посёлогы руднигында эшли.

Бүләкләре

Ленин ордены, Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Гобәйдуллин яшәгән йортка мемориаль такта куелган.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;

Герои Советского Союза – наши земляки. Казань, 1982. Кн. 1;

Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь. М., 1987. Т. 1.

Автор – М.З.Хәбибуллин.