Биографиясе

1913 елның 8 апреле, Калуга өлкәсе, хәзерге Козельск районы Стенино авылы – 1985 елның 29 мае, Яшел Үзән шәһәре.

Артиллеристлар курсын тәмамлый (1941 ел).

1935 елдан Кызыл Армия сафларында. Хәсән күле янында японнарга каршы сугышта катнаша (1938 ел).

1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 11 нче артиллерия бригадасының 525 нче җиңел артиллерия полкы батарея командиры (46 нчы армиянең 7 нче артиллерия дивизиясе).

Кавказ, Төньяк-Кавказ, Көньяк-Көнбатыш, Дала һәм 2 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Кавказ өчен барган сугышта (1943 ел), Донбасс һөҗүм операциясендә (1943 ел), Днепр елгасы буендагы сугышларда (1943 ел), Украина, Молдавия, Румыния, Болгария, Венгрия, Австрия һәм Чехословакияне азат итүдә катнаша.

1944 нең 5 декабрендә Эрчи шәһәре (Венгрия) өчен барган сугышта батырлык күрсәтә.

Сугыштан соң Совет Армиясендә хезмәтен дәвам иттерә.

1955 елдан запаска җибәрелә, Яшел Үзән шәһәрендә яши.

Бүләкләре

Ленин ордены, Кызыл Байрак, ике 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Яшел Үзәндә бер урам Герой исемен йөртә.

Әдәбият

Поленков К.А., Хромиенков Н.А. Калужане — Герои Советского Союза. Калуга, 1963;

Андреев С.А. Совершённое ими бессмертно. Москва, 1976;

Герои Советского Союза — наши земляки. Казань, 1982. Кн. 1.

Автор – В.А.Шагалов