Тарихы СССР Почталар һәм телеграфлар халык комиссариаты каршындагы (1932 елдан — СССР Элемтә халык комиссариаты, 1946–1956 елларда, 1963 елдан  — СССР Элемтә министрлыгы, 1956–1963 елларда — РСФСР Элемтә министрлыгы) каршында Татарстан Элемтә республика идарәсе оештырылудан (СССР Почталар һәм телеграфлар халык комиссариатының 1930 ел 17 октябрь циркуляры нигезендә) башлана. Идарә СССР элемтә министрының 1967 ел 24 июнь боерыгы белән — ТАССР Элемтә җитештерү-техник идарәсе, СССР элемтә, мәгълүматлаштыру һәм космос министрының 1991 ел 15 гыйнвар боерыгы белән — ТССР «Связьинформ» элемтә һәм мәгълүматлаштыру дәүләт предприятиесе, ТР Югары Советының 1993 ел 4 март карары белән — ТР Элемтә министрлыгы, ТР Президентының 2005 ел 14 март Указы һәм ТР Дәүләт Советының 2005 ел 14 март карары белән — Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы итеп үзгәртелә; ТР Президентының 2019 ел 25 сентябре Указы һәм ТР Дәүләт Советының 2019 ел 25 сентябре карары белән Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы итеп үзгәртелә.

Элек элемтәнең барлык төрләренә (халыкара, шәһәрара, шәһәрләрдә һәм авылларда телефон элемтәсе, телеграф, почта элемтәсе, радио- һәм үткәргечле элемтә, радиотапшырулар, телевидение, махсус һәм фельдъегерлык элемтәсе) дәүләт идарәсен гамәлгә ашыра; 2001–2005 елларда бу вазифаларга телекоммуникацияләр һәм мәгълүмат тапшыру челтәрен үстерү, массакүләм мәгълүмат чаралары, теле- һәм радиотапшырулар, матбугат, нәшрият һәм полиграфия эшчәнлеге, мәгълүмат алмашу һәм элемтә өлкәсендә лицензияләү тармакларында мәгълүматлаштыру мәсьәләләре өстәлә; хәзерге вакытта мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсендә дәүләт сәясәтен уздыра. Мәгълүмат-аналитика, мәгълүмати куркынычсызлык, мәгълүмати хезмәтләр һәм технологияләр үсеше, икътисади сәясәт, кадрлар һәм хезмәтне саклау, инвестицион сәясәт, телекоммуникация челтәрләре үсеше, элемтә хезмәтләре үсеше, теле- һәм радиотапшырулар хезмәтләре үсеше, бухгалтерия исәп-хисабы, хокукый тәэминат бүлекләрен, адм.-хуҗалык, автоматлаштыру һәм эш кәгазьләрен алып бару, гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм махсус эшләр, режимлы эш, махсус элемтә һәм мәгълүмат саклау секторларын, элемтә белән оператив идарә, мәгълүмат технологияләре үзәкләрен үз эченә ала.

1990 елларда министрлык системасына 65 тән артык оешма һәм предприятие, XXI йөз башында ТР Мәгълүмат технологияләре үзәге һәм «52 нче комплекс» керә. ТР Президентына һәм ТР Министрлар Кабинетына буйсына.

Министрлар: Р.Г.Җәләлов (1993–2005), Ф.М.Фазылҗанов (2005–2010), Н.А.Никифоров (2010–2012), Р.А.Шәйхетдинов (2012–2019), А.Р.Хәйруллин (2019 елдан).

Автор – Е.Б.Долгов