Биографиясе

1795 елның 4 июле, Латвиянең Митава шәһәре, хәзер Елгава шәһәре — 1876 елның 4 ноябре, Петербург.

Берлин университетын тәмамлый (1817).

1819–1821 елларда Дерпт университеты профессоры.

1823–1829 елларда Казан университетында: зоология кафедрасы профессоры, бер үк вакытта университетның Ботаника бакчасы җитәкчесе (1824–1825).

Чагыштырма анатомия кабинетын нигезли, табигыять тарихы кабинетын Арал-Каспий өлкәләренә оештырылган экспедицияләр вакытында җыелган күп кенә ботаник, зоологик һәм палеонтологик коллекцияләр белән тулыландыра.

1829 елдан Вильно университетында (Литва, хәзер Вильнюс шәһәре).

1838 елдан Санкт-Петербургта: Медицина-хирургия академиясендә (1851 елга кадәр); бер үк вакытта, 1839–1855 елларда, Петербург тау институтында палеонтология һәм Николаев инженерлык академиясендә минералогия буенча лекцияләр курсы укый.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре палеонтологиягә, геологиягә, минералогиягә, фауна һәм флорага карый.

Эйхвальд тарафыннан Каспий-Кавказ фаунасының (башлыча, моллюсклар, балыклар һәм сөйрәлүчеләр), үсемлекләрнең яңа төрләре тасвирлана, үзе булган районнарның географиясе буенча мәгълүматлар китерелә, «хайваннар патшалыгы»ның яңа системасы тәкъдим ителә.

Казан университетының атказанган профессоры, шәрәфле әгъзасы (1873).

Хезмәтләре                                 

Полный курс геологических наук преимущественно в отношении к России: В 2 ч. СПб., 1844–46; 

Геогнозия преимущественно в отношении к России. СПб., 1846; 

Палеонтология России: В 2 ч. СПб., 1854–61.

Әдәбият                

БСЭ. 3 изд. М., 1978. Т. 29.