Тарихы

Авыл 1723 елдан мәгълүм. 1835 елга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре (1860 елларга кадәр – удел) крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкы игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

ХХ йөз башында авылда Халык мәгарифе министрлыгы мәктәбе (1902 елдан, катнаш, чуаш, бер сыйныфлы, үзенең һәм вакытлыча файдалануга алынган бинада урнаша, 20 ир бала һәм 2 кыз бала укый), 7 сәүдә-сәнәгать оешмасы эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1241,1 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Сембер губернасының Буа өязе Борындык волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында.

1930 елның 10 августыннан –Буа, 1935 елның 10 февраленнән – Будённый, 1957 елның 29 ноябреннән – Чынлы, 1959 елның 12 октябреннән Буа районында.

Хәзер Әлши авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Красное Раково» һәм К.Маркс исемендәге колхозлары оештырыла, 1950 елда Ворошилов исемендәге колхоз (Әлши авылы) составына керәләр, 1957 елда «Родина» колхозы итеп үзгәртелә.

1993 елдан «Родина» күмәк хуҗалыгы, 2004 елдан «Агрофирма «Родина» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2007 елдан «В.Чернов исемендәге агрофирма», 2011 «Агрофирма «Тахаръял» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2013 елдан «Ак Барс Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы «Ак Барс Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә, элеваторда һәм Иске Борындык авылы нефть базасында, Буа шәһәре предприятиеләрендә эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1920 елларда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1962 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә (1967 елда яңа бина төзелә). 1970–2015 елларда клуб эшли.

Авылда китапханә, фельдшер-акушерлык пункты бар.

Авыл янында археология истәлеге: Раково авыллыгы табыла (Идел буе Болгар дәүләтенең монголларга кадәр чоры).

Күренекле кешеләре

Д.С.Шашкин (1924–2010) – төбәк тарихын өйрәнүче, Бөек Ватан сугышында катнаша, Кызыл Йолдыз, беренче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры;

В.А.Яковлев (Урдаш Валентин) (1924–1973) – шагыйрь, прозаик, тәрҗемәче, Бөек Ватан сугышында катнаша, беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры. 2009 елда гаиләсе яшәгән йорт урынында аңа һәйкәл куела.

Халык саны

1795елда. – 232,
1859 елда – 356,
1897 елда – 639,
1913 елда – 846,
1920 елда – 879,
1926 елда – 1026,
1938 елда – 1228,
1949 елда – 928,
1958 елда – 989,
1970 елда – 926,
1979 елда – 808,
1989 елда – 467,
2002 елда – 364,
2010 елда – 348,
2015 елда – 338 кеше (чуашлар).