Көнчыгыш фронтның 5 нче армиясе Революцион Хәрби Советының сәяси бүлеге органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1918 елның 6 декабреннән 1919 елның 7 ноябренә кадәр Бөгелмә, Уфа, Чиләбе, Омск шәһәрләрендә татар телендә нәшер ителә, барысы 101 саны чыга.

Башта атнага 2, 1919 елның апрелендә Уфа Кызыл Армия тарафыннан алынганнан соң, атнага 1 тапкыр чыга.

1919 елның май–июнь айларында «Кызыл яу» редакциясе акгвардиячеләр арасында тарату өчен «Өндәү» газетасын чыгара.

Төрле елларда мөхәррирләре — Г.Баембәтов, С.Атнагулов, Ф.Әхмәтов.

Актив авторлар арасында Х.Искәндәров, Г.Нигъмәти, И.Рәмиев, Х.Сәлимов, М.Тимербаев, Ш.Фидаи, Ш.Ходайбердин, С.Шәрәфетдинов, М.Йосыпов, К.Якупов була.

Омск шәһәрендә 1919 елның 23 декабреннән «Кызыл яу» нигезендә «Азат Себер» газетасы чыга башлый.

Әдәбият

Насыров Т.М.  Из истории красноармейской печати на татарском языке (1918–1920) // Татария в период Октября. Казань, 1970;

Каримуллин А. Татарское государственное издательство и татарская книга России (1917–1932). Казань, 1999;

Башкортостан милли матбугат альбомы // Ватандаш. 2003. № 3;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2012. Т.3;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.

Автор – Т.М.Насыйров