П.А.Шиллинговский. Казан. Консистория манарасы. 1930

Кәгазь. Ксилография. ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее

Биографиясе

1881 елның 16 феврале, Кишинёв — 1942 елның 5 апреле, Ленинград.

Одесса нәфис сәнгать җәмгыятенең Сынлы сәнгать училищесендә (1895–1900), Петербург СА каршындагы Югары сынлы сәнгать училищесендә Д.Н.Кардовскийда (1901–1911 елларда, 1905–1906 елларда бүленеп), В.В.Матэның графика остаханәсендә (1912–1914) укый.

Иҗаты

П.А.Шиллинговский. Казан университеты. 1929

Кәгазь. Ксилография. ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее

Академик мәктәп вәкиле, классик гравюра традицияләрен үстерә. Офорт, ксилография, линогравюра һәм литография белән шөгыльләнә. Башлыча пейзаж (шул исәптән архитектура), портрет жанрларында эшли, тематик композицияләр ясый, китаплар бизи.

1921 елда Петроград (1924 елдан — Ленинград) ВХУТЕМАС-ВХУТЕИНда полиграфия (1924 елдан — графика) факультеты оештыру инициаторларының берсе, 1921 елдан профессор һәм декан. 1936–1939 елларда И.Е.Репин исемендәге Ленинград нәкышь, скульптура һәм архитектура институтының нәкышь бүлегендә графика остаханәсен җитәкли.

1922 елдан Шиллинговский сәнгать белгече П.Е.Корнилов белән тыгыз бәйләнештә тора.

1924 елда Татарстан Республикасы Үзәк музеенда Шиллинговскийның беренче шәхси күргәзмәсе уздырыла. Казанда аның иҗатына багышлап берничә басма нәшер ителә («Чуфут-Кале» офортлар альбомы, 1926 һ.б.). Казанда Ш. П.Е.Корнилов (ксилография, 1924), Үзәк музей китапханәсе (1926) өчен экслибрислар; ТАССР төзелүгә 10 ел тулу уңаеннан почта открыткалары өчен Казан һәм Алабуга күренешләре (ксилография, 1930); М.К.Корбут тарафыннан төзелгән «Казан дәүләт университеты 125 ел эчендә...» юбилей басмасы өчен «В.И.Ульянов-Ленин 1887 елда гимназияне тәмамлаганнан соң» портретын ясый (ксилография, 1930).

1929 елда Казанны сурәтләгән берничә рәсем һәм акварель иҗат итә (Рус музеенда һәм шәхси тупланмаларда саклана).

1905 елдан Россиядәге, 1914 елдан халыкара күргәзмәләрдә катнаша.

Әсәрләре Рус музеенда, Кишинёв, Мәскәү музейларында, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, ТР Милли музеенда һ.б.да саклана.

П.А.Шиллинговский. Алабуга. И.И.Шишкин яшәгән йорт. 1930

Кәгазь. Ксилография. ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әдәбият                

Дульский П.М., Корнилов П.Е. Каталог выставки офортов и гравюр П.А. Шиллинговского. К., 1924; 

Адарюков В.Я. Русские гравёры: П.А. Шиллинговский // Печать и революция. 1925. Кн. 2; 

Русские гравёры. К., 1926; Гришина Е.В. П.А.Шиллинговский. Л., 1980; 

Ключевская Е.П. Забытая графическая сюита // Татарстан. 1996. № 9; 

Галеев И.И. Признание в любви: Казань в работах П.А.Шиллинговского // Казань. 2003. № 5/6.

Автор — О.Л. Улемнова