50 гә якын төре билгеле, күбесенчә Төньяк ярымшарның уртача поясында таралганнар. ТРда 2 төре бар: күп чәчәкле Сөләйман мөһере (P. multiflorum) һәм дарулы (хуш исле) Сөләйман мөһере (P. odoratum). Республиканың барлык терр-ясендә очрый. Киң яфраклы һәм ылыслы-киң яфраклы урманнарда, куаклар арасында үсәләр.

15–100 см биеклектәге үсемлекләр. Тамырчасы горизонталь, җир өсте ботакларының түгәрәк батынкы җөйләр — «мөһер» калдырып корыган урыннарында юанаеп тора. Дарулы Сөләйман мөһеренең сабагы кырлы, күп чәчәкле Сөләйман мөһеренең цилиндрсыман. Яфраклары чиратлашкан, ланцетсыман яки озынча түгәрәк-эллиптик, ике яклап дугасыман бөгелгән сабакларда. Чәчәкләренең күп өлеше яшькелт-ак төстә, яфрак куентыгында урнашканнар. Дарулы Сөләйман мөһере 1–2, күп чәчәкле Сөләйман мөһере 2–5 чәчәкле. Җимеше — 1–2 орлыклы зәңгәрсу-кара җиләк. Май–июньдә чәчәк аталар. Җимешләре июль–августта өлгерә. Орлыктан үрчиләр.

Дарулы Сөләйман мөһеренең тамырчасында алкалоид, сапонин, лайла, С витамины бар.

Халык медицинасында тамырчаларыннан ясалган төнәтмә бронхиттан, үпкә ялкынсынуыннан, эчке органнар җәрәхәте, баш авыруларыннан кулланыла.

Үсемлекнең барлык өлешләре дә (аеруча җимешләре) костыру үзлегенә ия.

Декоратив, баллы, агулы үсемлекләр.

Күп чәчәкле Сөләйман мөһере