- РУС
- ТАТ
Татарстанның Чирмешән районындагы авыл, Чирмешән районы үзәге
Татарстан Республикасының көньягында, Шонталы тимер юл станциясеннән (Ульяновск – Уфа юнәлеше) 26 км төньяктарак, Казан шәһәреннән 251 км көньяк-көнчыгыштарак, Самара өлкәсе белән чиктәш урнашкан.
Авыл аша Олы Чирмешән елгасы ага.
1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Югары Кармалы волосте үзәге. 1920 елдан – ТАССРның Бөгелмә кантонында.
1930 елның 10 августыннан – Беренче Май (1938 елдан район үзәге), 1963 елның 1 февраленнән – Лениногорск, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Чирмешән районы үзәге.
Хәзер – Чирмешән авыл җирлеге үзәге.
1734–1735 елларда Кама аръягы чик сызыгындагы кальга буларак нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Чирмешән Крепосте исеме белән дә искә алына. Башта халкы Чишмә һәм Алексеевск ландмилиция полклары солдатлары (462 кеше) тәшкил итә. 1753 елдан соң Чирмешән Крепостена шунда имана җирләре һәм башка ташламалар алган оставкадагы (игенче) солдатлар урнаша. 1768 елда – 1035, 1780 елда – 1347 кеше яши.
1767–1768 елларда авылда Академия экспедицияләрендә катнашучылар И.И.Лепёхин, П.С.Паллас, Н.П.Рычков була.
1773–1775 еллардагы Крестьяннар кузгалышы вакытында Миллер һәм Фрейман җитәкчелегендәге хөкүмәт гаскәрләре урнаша, алар Е.И.Пугачёв отрядларын берничә тапкыр җиңелүгә дучар итә.
1831 елда җирле халык хәрбиләрдән дәүләт крестьяннары катлавына күчерелә. Д.П. Киселёвның 1837–1841 еллардагы реформасыннан соң, 1843–1847 елларда Чирмешән Крепосте халкының күбесе (1800 гә якын кеше), элеккеге игенче солдатлар, әүвәлге ташламалар сакланган Урал елгасы буена күченәләр.
1847 елдан буш калган җирләргә дәүләт крестьяннары килеп утыра. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык, тире иләү, курыс төшерү-мунчала ясау, столярлык эше, кирпеч сугу, бияләй һәм перчатка тегү, олаучылык, сәүдә.
Авылның социаль-икътисади үсешенә 600 ләп йортны юкка чыгарган 1890 елгы янгын тәэсире йогынты ясый.
XX йөз башында Чирмешәндә волость идарәсе, стан приставы, земство почта станциясе, почта-телеграф бүлекчәсе, сугыш атлары участогы, Михаил Архангел чиркәве, 2 земство (1868 һәм 1908 елларда ачыла), һөнәр мәктәбе (1910 елдан), чиркәү (2) һәм земство мәктәбе каршында китапханәләр, 2 су тегермәне, земство хастаханәсе (табиб, 3 фельдшер, акушерка), даруханә, ветеринар бар, икмәк һәм җомга базары, 2 ярминкә эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 9262 дисәтинә тәшкил итә.
Михаил Архангел чиркәве – классицизм стилендәге дини архитектура истәлеге;1891 елда приход кешеләре акчасына Самара епархия архитекторы П.А.Иностранцев проекты буенча төзелә. 1880 елларда аш бүлмәсе, 1903–1908 елларда – чиркәүнең үзәк өлеше үзгәртеп корыла, XX йөзнең беренче унъеллыгында үзгәртеп корулар архитектор Гельмгольцев күзәтүендә алып барыла. 2014 елдан яңадан эшли башлый.
Күмәкләштерү елларында авылда “Красный Октябрь” (1930 елда) һәм Будённый исемендәге (1936 елдан) колхозлар оештырыла. 1951 елда “Красный Октябрь” колхозына “Красный берег” (Кече Чыгтай поселогы) керә. 1959 елда Будённый исемендәге һәм “Красный Октябрь” хуҗалыклары “Красный Октябрь” колхозы исеме белән (үзәк утары – Чирмешән авылы) берләштерелә. 1962 елда аңа “Красный партизан” колхозы (үзәк утары – Казанка авылы) кушыла.
1992 елда “Красный Октябрь” колхозы “Красный Октябрь”(үзәк утары – Чирмешән авылы), “Чирмешән” (үзәк утары – Чирмешән) һәм “Казанка” (үзәк утары – Казанка авылы) колхозларына бүленә. 1993 елда “Чирмешән” колхозы авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы ассоциациясе итеп үзгәртелә, 1997 елда аңа “Казанка” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы ассоциациясе керә. 2005 елда эшчәнлеге туктала. 1998 елда “Красный Октябрь” колхозы “Красный Октябрь” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы ассоциациясе итеп үзгәртелә, 2007 елда үз эшен туктата.
Хәзерге вакытта “Чирмешәнагро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте авыл хуҗалыгы предприятиесе (2014 елдан), “Черемшан Агроуслуги” (2014 елдан), “Био-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре (2016 елдан) эшли.
Авыл сәнәгатендә бөтен Чирмешән районы территориясендә урнашкан нефть чыгару компанияләре: эре – “Татнефть” һәм кече – “Болгарнефть” гаммәви акционерлык җәмгыятьләре, “ГРИЦ”, “Татойлгаз”, “Татнефтепром”, “Иделойл” акционерлык җәмгыятьләре, “Охтин-Ойл” ябык акционерлык җәмгыяте, “Шешмаойл” ачык акционерлык җәмгыяте эшли.
Бут ташы чыгару һәм аны эшкәртү белән шөгыльләнүче “Софьевский карьер” (2016 елдан), “Чирмешәнагрохим” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре (2015 елдан), алар известь оны җитештерә, Чирмешән һәм күп кенә күрше районнарның территориясендә туфракларны известьләү буенча хезмәт күрсәтә.
Азык-төлек сәнәгате өлкәсендә – “Чирмешән май-сыр заводы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (1994 елдан, 2002 елда “Вамин Татарстан” ачык акционерлык җәмгыяте дә, 2017 елдан эшне яңадан башлый), “Чирмешән икмәк комбинаты” (2003 елдан), “Чирмешән икмәк кабул итү предприятиесе” (2015 елдан), “Чирмешән” (2015 елдан, “хәләл” технологиясе буенча мөгезле эре терлек чалу, эшкәртү һәм ит консервлау), “Багетный” (2018 елдан, икмәк һәм икмәк-күмәч эшләнмәләре) авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары эшли.
Төзелеш өлкәсендә – “Чирмешән коммуналь-төзелеш предприятиесе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (2012 елдан), энергия белән тәэмин итү, коммуналь хезмәтләр (“Чирмешән районы коммуналь элемтәләре” ачык акционерлык җәмгыяте (1932 елдан), элемтә, сәүдә предприятиеләре эшли.
2016 елга кадәр кирпеч заводы була.
Урман әзерләү һәм эшкәртү өлкәсендә Чирмешән урманчылыгы үз эшли (1931 елда Беренче Май урман хуҗалыгы буларак оештырыла, 1947 елдан Аксубай урманчылыгында, 1991 елда мөстәкыйль урманчылык буларак хәзерге исемдә аерылып чыга) һәм “Чишмә урманчылыгы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте хосусый предприятиесе (2009 елдан) була.
Мәгариф өлкәсендә аграр техникум (1981 елдан авыл һөнәри-техник училищесы, 2013 елдан Нурлат аграр техникумы филиалы, 2019 елдан хәзерге статуста), П.С.Курсанов исемендәге беренче урта мәктәп (1862 елда нигезләнә, 1936 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә), С.А.Ларионов исемендәге икенче урта мәктәп (1997 елда ачыла, 1998 елдан – урта мәктәп), лицей (2003 елдан), Советлар Союзы Герое И.Н.Конев исемендәге кадет интернат-мәктәбе (2008 елдан) бар.
Мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә – “Ромашка” беренче (1975 елдан), “Березка” икенче (1983 елдан),“Родничок” 3 нче (1985 елдан), “Ландыш” (2008 елдан), “Сказка” (2015 елдан) балалар бакчасы, өстәмә белем бирү буенча Балалар сәнгать мәктәбе (1969 елда музыка мәктәбе буларак ачыла, 2005 елдан яңа бинада), “Чирмешән” спорт мәктәбе (2000 елдан), “Ровестник” балалар-яшүсмерләр клубы эшли.
Авылда район Мәдәният йорты (1920 еллар уртасыннан, 2000 елдан яңа бинада), район үзәк китапханәсе (1914 елдан уку өе буларак ачыла; беренче совет җәмәгать китапханәсе 1919 елда Михаил Чухаевның XIX йөз ахрында төзелгән йортында урнашкан коммунистик клуб бинасында ачыла; 1979 елда үзәк статусы ала, 1984 елдан яңа бинада), балалар үзәк китапханәсе (1961 елдан, 1984 елдан яңа бинада), “Орион” яшьләр үзәге (2016 елдан, 2001 елдан яшьләр ял итү үзәге буларак), “Чирмешән” физкультура-сәламәтләндерү комплексы (2004 елдан), “Чирмешән” универсаль спорт залы (2018 елдан), “Юбилейный” боз спорт сарае (2008 елдан), стадион (2004 елдан), ипподром (2007 елдан), “Семь тополей” чаңгы базасы (2018 елдан), район үзәк хастаханәсе (1984 елдан яңа бинада), поликлиника, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәте (1979 елдан), үзәк “Җәмигъ” (1999 елдан), “Мөшбикә” мәчетләре (2018 елдан бертуган Әгъләмовлар акчасына төзелә), Петр һәм Павел (2009 елдан), Рождество Христово (2012 елдан) чиркәүләре бар.
Мәдәният йорты каршында “Мизгел” театр (1972 елдан, 1974 елдан халык театры, оештыручысы – М.М.Мортазин), “Умырзая” фольклор (1994 елдан, 2012 елдан халык ансамбле, оештыручысы – Р.Г.Шакирова), “Ветеран” (2002 елдан), “Самант” (2018 елдан) вокаль ансамбльләре, “Тамаша” (2017 елдан) балалар театр коллективлары эшли. 1980 елда Мемориаль үзәк (оештыручысы – Н.С.Фролов) ачыла.
2007 елда төбәк-тарих музее хезмәт күрсәтә (экспозиция мәйданы – 523 кв.м, фондта 2804 саклау берәмлеге; оештыручысы – Н.С.Фролов). Төбәк-тарих музеенда Чирмешән төбәге турында тарихи чыганаклар, документлар һәм материаллар тупланган. Музейдагы 8 күргәзмә залы халыкның урнашу һәм Чирмешән җирләрен үзләштерү тарихына багышлана.
2016 елда 30 урынга исәпләнгән кинотеатр, никахлашу залы, түгәрәк эшләре өчен кабинетлар, робототехника кабинеты, бию залы урнашкан Мәдәни үзәк ачыла.
2007 елдан авылда Геройлар аллеясы бар, анда Советлар Союзы Геройлары (Б.Г.Габдрахманов, П.С.Курсанов, И.Н.Конев, С.А.Ларионов, П.А.Цаплиннарга), Россия Герое (А.А.Супонинский), Социалистик Хезмәт Геройлары (И.И.Әхмәдуллин, К.Г.Гыйматдинов, Г.М.Минһаҗеваларга) бюстлар урнаштырыла.
Авыл янында археология истәлекләре – туфрак өеменнән һәм чокырдан гыйбарәт, өзеклекләр белән көнбатыштан (Идел елгасыннан) көнчыгыш һәм төньяк-көнчыгыш тарафта Минзәлә шәһәренә кадәр сузылган Чирмешән өелмәсе (XVIII йөз ахрында – XVIII йөз башында корылган саклану сызыгы) табыла. Аның туфрак өеменә соңгы чорлардагы хуҗалык эшчәнлеге – шундагы кырны сөрү, шулай ук өлешчә тораклар төзелү нәтиҗәсендә зур зыян килгән.
Авыл тирәсендә Кама аръягы чик сызыгы корылмаларының (1732–1736 еллар) калдыклары саклана.
Б.С.Бронштейн (1945 елда туган) – журналист, “Золотое перо России” бүләге лауреаты, “И судьба – Черемшан” җыры авторы;
Ә.А.Вәлиев (1972 елда туган) – маммолог-онколог, Татарстан Республикасының атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты;
Н.А.Вәлиев (1970 елда туган) – онколог, Татарстан Республикасының атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты;
П.С.Курасанов (1917–2008) – Советлар Союзы Герое, Ленин, Кызыл Байрак, Александр Невский, беренче һәм икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз (ике тапкыр) орденнары кавалеры;
С.А.Ларионов (1915–1984) – Советлар Союзы Герое, Ленин, Александр Невский, икенче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры;
Л.Г.Красилова (1946 елда туган) – совет һәм Россия педагогы, Мари Республикасының халык укытучысы, РФ урта һөнәри белем бирүнең мактаулы хезмәткәре;
З.Ш.Мингалиева (1958 елда туган) – техник фәннәр докторы, профессор;
М.Г.Мингатин (1961 елда туган) – икътисад фәннәре кандидаты,
Ю.И.Панарин (1953 елда туган) – физик, техник фәннәр кандидаты;
Л.Н.Шәйхетдинова (1958 елда туган) – табиб, медицина фәннәре кандидаты, РФнең Сәламәтлек саклау отличнигы;
Р.Г.Шәмсетдинова (1973 елда туган) – тарихчы, тарих фәннәре кандидаты;
М.А.Шәрәпов (1952 елда туган) – юрист, СССР Прокуратурасы органнарының мактаулы хезмәткәре, өлкән юстиция киңәшчесе, Татарстан Республикасының атказанган юристы.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.