Чыгу урыны һәм вакыты

1993–2001 елларда Чаллы шәһәрендә нәшер ителә, текстлары татар һәм рус телләрендә бирелә. Өзлексез чыга.

Оештыручылары — Н.П.Антонов, Н.К.Колчерин.

Төрле еллардагы мөхәррирләре — А.Н.Малов, Л.Д.Белоусова.

Юнәлеше

Керәшен татарларны бергә туплау һәм аларның үзаңын ныгытуны максат итеп куя.

Татарстан һәм Россиядәге керәшен татарлар тормышын яктырта.

Керәшен татарларның тарихы, гореф-гадәтләре, этник үзенчәлекләре турындагы материаллар басыла.

Газета керәшен татарларның күренекле мәдәният эшлеклеләре һәм әдипләре иҗаты белән таныштыра.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2012. Т.3;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.