Биографиясе

1936 елның 4 сентябре, Казан шәһәре – 2020 елның 24 декабре, шунда ук.

Казан консерваториясенең композиция классын (А.С.Леман классы) тәмамлый (1966).

1965 елдан Казан музыка мәктәпләрендә музыка теориясе һәм композиция укыта. Балалар өчен Блинов оештырган композиторлык классларында Р.Ахиярова, И.Байтирәк, С.Беликов һ.б. шөгыльләнә.

Иҗаты

Поэтик әсәрләр һәм тәрҗемәләр, философиягә караган хезмәтләр авторы. Төп әсәрләре: өч симфония, кыллы квартет, орган өчен дүрт партит, камера-инструменталь һәм вокаль әсәрләр, драма спектакльләренә музыка.

Әдәбият

Казанская Л. Лорэнс Блинов // Композиторы и музыковеды Советского Татарстана. Казань, 1986.