Тарихы

Авыл 1746 елдан билгеле.

1860 елларга кадәр халкы асаба башкортлар, типтәрләр һәм дәүләт крәстияннәре катлауларына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, каеш сбруй әйберләре – ияр ясау таралган була.

1885 елда авылда Сөләй крәстияннәре кузгалышы булып уза.

1840 ел мәгълүматларына караганда, авылда мәчет һәм мәдрәсә (1829 ел), 1896 елда – мәчет, 2 мәктәп, 2 су тегермәне, 1910 елда − земство станциясе, 2 мәчет (бер мәчет 1934 елда янып китә, икенче мәчетнең бинасы авыл клубына бирелә), 2 мәктәп, 2 су тегермәне, 3 вак-төякләр кибете була; базар эшли (1898 елдан).

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 2144 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Мәсгут волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантоны составында. 1930 елның 10 августыннан Әлмәт районында.

Хәзер Сөләй авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Таң” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Ә.Мортазин). 1950 елда аның составына “1 Май” колхозы керә. 1958 елда “Фрунзе” колхозы составында (Урсалыбаш авылы).

Халкы күбесечә “Яңа Михайловка” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда Р.Г.Галиев исемендәге урта мәктәп (1977 елдан, мәктәптә музей эшли), балалар бакчасы (1989 елдан, 2013 елдан мәктәп бинасында), мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты (2014 елдан), мәчет бар.

Авылда М.В.Фрунзега һәйкәл куелган.

Күренекле кешеләре

А.Т.Панарин (1951 елда туган) – геолог-нефтьче, геология-минералогия фәннәре кандидаты, ТРның атказанган геологы;

Т.Б.Фәсхиев (1938 елда туган) – нефтьче, СССР Дәүләт бүләге лауреаты, ТРның атказанган нефтьчесе, Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры.

Халык саны

1746 елда – 5,
1762 елда – 18 ир заты;
1795 елда – 236 кеше;
1816 елда – 152 ир заты;
1859 елда – 799,
1889 елда – 1235,
1897 елда – 1251,
1910 елда – 1566,
1916 елда – 1551,
1920 елда – 2225,
1926 елда – 1461,
1938 елда – 1240,
1949 елда – 1078,
1958 елда – 1676,
1970 елда – 1120,
1979 елда – 940,
1989 елда – 678,
2002 елда – 788,
2010 елда – 759,
2015 елда – 743 кеше (татарлар).