Сола елгасының (Казансу елгасы бассейны) уң кушылдыгы.

Озынлыгы 22,5 км, бассейнының мәйданы 120 км2. Биектау районы территориясеннән ага. Елга башы Кече Рәс авылыннан төньяктарак, тамагы Тимофеевка авылыннан 1 км көньяк-көнбатыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 180 м, тамагыныкы – 70 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 8%.

Саяның 1 км дан 6,1 км га кадәр озынлыктагы 13 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,61 км/км2. Туенуы катнаш, дүрттән өч өлеше кар сулары исәбенә туры килә. Җир асты сулары белән туену модуле 1-3 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 136 мм, ташу агымы катламы 100 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче ункөнлегендә башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,175 м3/с.

Язын суы чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (12-20 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 100-200 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л дан артык.

Сая бассейнында суының күләме 1,2 млн м3 булган 2 буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.