1920 елларда нигез салына.

Административ-территориаль буйсынуы

Оешкан вакытыннан ТАССРның Бөгелмә кантоны Баулы волостенда. 1930 елның 10 августыннан – Баулы, 1963 елның 1 февраленнән Бөгелмә районында.

Хәзер Наратлы авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда поселокта Энгельс исемендәге колхоз (беренче рәисе – П.Н.Беспалов) оештырыла, 1951 елда Ленин исемендәге (Наратлы авылы) һәм “Искра” (Ключевка авылы) колхозлары белән “Энгельс исемендәге колхоз”га берләштерелә.

1993 елдан Энгельс исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе, 2005–2017 елларда “Бугульминская продкорпорация” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.  

Халкы кырчылык белән шөгыльләнә.

Халык саны

1938 елда – 177,
1949 елда – 196,
1958 елда – 166,
1970 елда – 179,
1979 елда – 124,
1989 елда – 72,
2002 елда – 40,
2010 елда – 36,
2015 елда – 40 кеше (чуашлар).