Биографиясе

1816 елның 14 мае, Казан – 1848 елның 22 июле, Санкт-Петербург.

Казан университетының Көнчыгыш разрядын тәмамлагач (1837 ел), шунда ук эшли.

1842–1845 елларда тюрколог И.Н.Березин белән бергә Кавказга, Гыйрак, Иран, Сүрия, Палестина, Мисыр һәм Төркиягә фәнни экспедициядә катнаша.

1845 елдан Петербург университетында Көнчыгыш тел белеменең төрек теле кафедрасы адъюнкты, 1846 елдан экстраординар профессор вазифаларын башкаручы. Рус археология җәмгыяте әгъзасы (1847 елдан).

Ваба авыруыннан иртә вафат булуы сәбәпле, сәяхәтләре вакытында җыелган материаллары гомумиләштерелми, аларның шактый өлеше кулъязма килеш кала («Хәлифәлек чорында күрше халыкларның гарәпләр мәгарифенә йогынтысы турында» – «О влиянии соседних народов на образование арабов во время Халифата»; «Көрд диалектлары турында» – «О курдских диалектах» һ.б.).

Әдәбият

Савельев П.С. Вильгельм Францевич Диттель: Некролог // Изв. Рус. геогр. об-ва. 1848. Вып. 1;

Савельев П.С. Восточные литературы и русские ориенталисты // Русский вестн. 1856. Т. 2, кн.2;

Материалы для истории факультета восточных языков. СПб., 1905. Т. 1; 1909. Т. 4.

Автор – Р.М.Вәлиев