Гомуми мәгълүмат

Чиләбе өлкәсенең көньяк өлешендә урнашкан. 1924 елда оештырыла. Үзәге – Варна авылы (Чиләбе шәһәреннән 280 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 25469 кеше (2015 ел), Татар саны 2010 елда – 2367 кеше. Татарлар, башлыча, 1843 елда, Оренбург казак гаскәренә керүче татар хәрби-сак торак пункты буларак оештырылган район үзәгендә яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Беренче күчеп утыручылар хәрби хезмәт, җир сукалау, ярдәмче һөнәрләр белән шөгыльләнәләр. Ун вак һөнәрчелек предприятиесе, кирпеч заводы эшли. Варна казаклары утыз тугыз тапкыр 2 нче, 3 нче, 4 нче дәрәҗә Георгий тәресе һәм 3 нче һәм 4 нче дәрәҗә Георгий медальләре белән бүләкләнәләр.

XX йөз башында Варна авылында өч мәчет була (1939, 1943, 1949 елларда ябылалар).

Совет хакимияте чорынды Варнада «Үрнәк» колхозы оештырыла (1950 елларга кадәр эшли). 1956 елга кадәр җиделлык татар мәктәбе эшли.

«Мирас» татар мәдәни үзәге, «Чишмә» татар җыры ансамбле бар. 2011 елда мәчет ачыла. Варна авылыннан 3 км ераклыкта урта гасырлар ислам архитектурасы истәлеге Кисәнә кабере (Тамерлан манарасы) урнашкан.

Күренекле кешеләре

Варна авылында дүртенче Оренбург казак полкы генерал-лейтенанты Ш.‑А.В.Кочуров һәм 3 нче дәрәҗә Дан ордены кавалеры Ф.М.Ишкәев‑Зотов туган.