90 га якын төре билгеле, Евразиядә, Төньяк Америка, Австралиядә таралган. ТР территориясендә бер төре — гади тавык үләне (саз төнбоегы) (C. palustris) бар. Республиканың барлык районнарында очрый. Сазлыкларда, яр буйларында, сазлыклы болыннарда үсә.

15–50 см биеклектәге үсемлек. Тамыры җепсыман. Сабагы ботаклы, күтәренке. Яфраклары куе яшел, ялтыравыклы, йөрәксыман, түбәнгеләре — саплы, өскеләре — утырма. Чәчәкләре эре, алтынсу-сары төстә. Җимеше — бик күп ялтыравыклы кара орлыклы эре табакча. Апрель–майда чәчәк ата. Җимешләре июнь–июльдә өлгерә.

Җир өсте өлешләрендә алкалоид, гликозид, каротин, С витамины бар.

Халык медицинасында яфракларыннан ясалган төнәтмәне матдәләр алмашы бозылганда, золотуха (төче авыруы) вакытында, яфрак һәм чәчәк бөреләрен яра төзәтү чарасы буларак кулланалар.

Җиңелчә агулы үсемлек; мөгезле эре терлек агуланырга мөмкин.

Гади тавык үләненең катмарлы чәчәкле культуралы сортларын декоратив үсемлек буларак үстерәләр.

Баллы.

Гади тавык үләне