1916 елның 23 декабре, Казан – 2002 ел, Казан.

Казан университеты рабфагын тәмамлый (1937).

Журналистлык эшчәнлеген 1934 елда «Яшь ленинчы» газетасында башлый.

1941–1971 елларда «Социалистик Татарстан» газетасында эшли.

Мәкаләләре «Яшь сталинчы» газетасында, «Азат хатын» журналында басыла.

Язмалары әхлак мәсьәләләренә, замандашларының күркәм эшләрен яктыртуга багышлана.

Төп жанрлары – очерклар һәм юлъязмалар. Совет язучыларының шактый әсәрләрен татарчага тәрҗемә итеп бастыра.

Әсәрләре

Зур тормыш юлында. Казан, 1960.

Күңел күзе белән. Казан, 1962.

Җирдәге эзең. Казан, 1967.

Әдәбият

Айтуган Н. Ерак еллар рәшәсеннән // Сөембикә. 1995. № 5.

Матонина Э. Марьям апа // Журналист. 1970. № 3.