Казан губернасында беренче журнал «Казанский вестник» 1821 елда нәшер ителә башлый.

1834 елдан XIX йөзнең 1 нче яртысында шул юнәлештәге журналлар арасында иң яхшыларыннан саналган «Учёные записки Казанского университета» журналы чыга башлый.

«Заволжский муравей» исемендә хосусый журналның дөнья күрүе Россия матбугаты тарихында күркәм бер күренеш буларак кабул ителә. «Волжский вестник» ның чыга башлавы Идел-Кама төбәгенең мәдәни тормышында зур вакыйга була.

Төрле вакытта төрле уку йортлары, оешмалар, фәнни җәмгыятьләр тарафыннан том, кисәк, чыгарылыш саннары күрсәтелгән журнал һәм җыентыклар нәшер ителә: «Учёные записки ветеринарного института», «Известия Астрономической обсерватории Энгельгардта», «Труды Казанского фотографического общества», «Труды Казанского общества пчеловодства», «Журнал Казанского общества пчеловодства» һ.б.

Казан уку-укыту округы басмаларында («Начальственные распоряжения по Казанскому учебному округу», «Циркуляр по Казанскому учебному округу») попечитель боерыклары, попечительләр советы, гимназияләрнең педагогик совет утырышлары беркетмәләре, еллык хисаплар, мәктәпләрнең саны турында мәгълүматлар басыла.

Казан университеты каршында фәнни җәмгыятьләр оештырылу күпсанлы фәнни басмалар нәшер итүгә шартлар тудыра («Труды Казанского общества любителей отечественной словесности», «Записки Императорского Казанского экономического общества», «Дневник Казанского Общества врачей при Императорском Казанском университете», «Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете», «Известия физико-математического общества при Казанском университете», «Неврологический вестник»), аларда, шул җәмгыятьләрнең эшчәнлеген төрле яклап яктырту, утырыш беркетмәләрен, эшчәнлекләре турындагы отчётларын биреп бару белән беррәттән, гуманитар һәм фәнни-табигыять фәннәре турында да мәгълүматлар бирелә.

XIX йөз ахыры – XX йөз башларында махсус һәм хуҗалык тармакларына караган журналлар нәшер ителә: «Городской и сельский учитель», «Вестник образования и воспитания», «Казанский медицинский журнал», «Пчеловод», «Самодеятельность», «Трудовой путь», «Шкура, кожа и обувь». Православие һәм миссионерлык журналларында («Православный собеседник», «Инородческое обозрение», «Церковно-общественная жизнь», «Сотрудник Приволжской миссии») дин эшлеклеләренең, күренекле Казан галимнәренең (тарихчылар, тюркологлар, телчеләр, этнографлар) православие нигезләрен пропагандалаучы мәкаләләре урын ала, әҗнәбиләр (башка диндәге кешеләр) мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре, ислам турындагы материалларга урын бирелә, татар һәм чуаш телендә чыккан басмаларга библиографик күзәтүләр басыла.

1905–1907 елгы революция җиңелгәннән соң, илдә реакция хөкем сөргәндә, декадентлык юнәлешендәге күп кенә әдәби-нәфис, рәсемле журналлар барлыкка килә, аларда Казан зыялыларының идея һәм рухи эзләнүләре чагыла; «К свету», «Волжские дали», «Метеор», «Муравейник», «Наш край», «Театр и экран» шундыйлардан.

Татар телендә журналлар

XIX йөз башыннан ук татар җәмәгатьчелеге туган телдә вакытлы матбугат басмалары чыгару хокукын даулый, ләкин бу хокукны ул 1905–1907 елларда гына алуга ирешә. Россиядә татар телендә нәшер ителгән беренче басма журналлар арасында – Оренбургта чыккан «Карчыга» (1908–1917 еллар), «Чүкеч» (1906–1910 еллар), «Шура» (1908–1917 еллар); «Әл-гаср әл-җәдид» (Җаек шәһәре, 1906–1907 еллар) һ.б.

Татар телендә беренче басма журнал «әд-Дин вә әл-әдәб» 1906 елда Казанда чыга башлый. 1905 елда беренче татар журналы Россиядән читтә дә барлыкка килә: Истамбул шәһәрендә «Казан» журналы чыга башлый. Татар телендә чыккан журналларның нигезен иҗтимагый-сәяси басмалар тәшкил итә. Аларда татар халкы язмышына, аның милли яңарышына, мәдәнияте һәм мәгарифе үсешенә кагылышлы кискен мәсьәләләр куела.

Революциягә кадәр чыккан журналлар татар милли хәрәкәтенең революцион-демократик, буржуаз-либераль һәм консерватив юнәлешле төп агымнары арасында барган көрәшне чагылдыра. Консерватив агымның иң күренекле вәкиле – «Дин вә мәгыйшәт» журналы (Оренбург шәһәре, 1906 ел). «Карчыга», «Туп» (Әстерхан шәһәре, 1907 ел), «Яшен» (Казан, 1908–1909 еллар), «Ялт-йолт» (Казан, 1910–1918 еллар) журналлары демократик лагерьга карыйлар, аларда искелек калдыкларына ябышып ятучылар еш кына сатирик рәвештә фаш ителә. Казанда чыккан «Аң» (1912–1918 еллар), «Тәрбия» (1908 ел), «Мәктәп» (1913–1914 еллар) журналлары демократик идеяләрне үткәрәләр.

Либераль юнәлештәге «Шура», «Сөембикә» (Казан, 1913–1918 еллар) һәм башкалар, нигездә, мәдәни-агарту эшләрен максат итеп куялар. Демократлар кебек үк, либераль матбугат та халыкларның тигез хокуклылыгы идеясен пропагандалый, патша хөкүмәтенең изү, хатын-кызлар хокукларын кысу сәясәтенә каршы чыга. Татар журналларының күпчелегендә милли әдәбият үсешенә кагылышлы мәсьәләләр күтәрелә, күренекле һәм башлап язучы авторларның оригиналь һәм тәрҗемә әсәрләре басыла. Бу мәсьәләдә бигрәк тә «Әл-гаср әл-җәдид», «Аң», «Шура», «Ялт-йолт» журналлары үрнәк булып тора. Аларда татар әдәби теле, әдәбият белеме, әдәби тәнкыйтькә кагылышлы мәсьәләләр яктыртыла.

«Акмулла» (Җаек шәһәре, 1911–1916 еллар), «Кармак» (Оренбург шәһәре, 1915–1917 еллар), «Карчыга», «Туп», «Уклар», «Чикерткә» (Оренбург шәһәре, 1906 ел), «Чүкеч», «Яшен» кебек сатирик һәм юмористик журналлар аеруча популярлык казана.

Күп профильле, иҗтимагый проблемаларны киң яктыртырга омтылучы журналлар белән беррәттән махсуслаштырылган басмалар да чыгарыла. Вакытлы матбугатта татарларга белем бирү, яшь буынны тәрбияләү мәсьәләләренә зур урын бирелә. Бу проблемалар «Тәрбия», «Мәктәп», «Мөгаллим» (Оренбург шәһәре, 1913–1914 еллар) журналларында яктыртыла; балалар өчен «Тәрбиятел-әтфаль» (Мәскәү, 1907 ел), «Ак юл» (Казан, 1913–1916 еллар) нәшер ителә. Икътисад үсеше мәсьәләләре «Икътисад» (Самара шәһәре, 1908–1913 еллар), «Русия сәүдәсе» (Казан, 1912–1917 еллар) журналларында урын ала.

Хатын-кызлар өчен «Сөембикә» журналы чыгарыла, анда хатын-кызның иҗтимагый тормышта тоткан роле, аның икътисади хәле, хокукларын яклау проблемалары күтәрелә. 1917 елга кадәр Россиядә татар телендә журнал тибындагы 30 лап басма чыга.

«Казан» журналыннан тыш, Төркиядә 1917 елга кадәр төрек телендә – «Тәгарифе мөслимин», «Түрк юрду», гомумтөрки телдә әдәби-дини җыентык «Ислам» һәм башкалар нәшер ителә.

Февраль революциясе Россиядә татар вакытлы матбугаты үсешенә яңа этәргеч ясый. 1917 елларда татар телендә чыгучы журналларның саны арта, яңалары: дини, иҗтимагый-сәяси «Мохтарият» (Уфа шәһәре), икътисади «Уфа кооператоры» (Уфа шәһәре), сатирик журналлар «Чаян» (Ташкент), «Садак» (Верный шәһәре), хатын-кызлар өчен «Азат ханым» (Әстерхан шәһәре), балалар өчен «Балалар дөньясы» (Казан) һәм башкалар чыга башлый.

Октябрь революциясеннән соң журналларның үсеш тарихы

Октябрь революциясеннән соңгы социаль-сәяси режим һәм өстенлек итүче идеологиянең үзгәрүе нәтиҗәсендә вакытлы матбугатның характеры да яңара. Казанда шактый иҗтимагый-сәяси, әдәби-нәфис, икътисади журналлар нәшер ителә башлый.

1920 елның декабрендә ТАССРда әйдәп баручы журналларның берсе – «Вестник Татарского областного комитета ВКП(б)»ның 1 нче саны чыгарыла.

Совет хакимиятенең беренче елларында чыккан иҗтимагый-сәяси журналлар арасында «Красный террор» (Чех-словак фронтында контрреволюциягә каршы көрәш буенча Гадәттән тыш комиссия органы, 1918 ел), «Молодые побеги» (РКСМның Казан губкомы органы, 1919 ел), «Молодой коммунист» (РКСМның Татарстан өлкә комитеты органы, 1920 ел), «Шурампус» (РСФСР Милләтләр эшләре халык комиссариаты каршындагы Үзәк чуаш бүлеге органы, 1919–1921 еллар) була. Шулай ук ведомстволарга караган журналлар барлыкка килә: «Вестник народного хозяйства» (Казан Халык хуҗалыгы советы һәм Профсоюзлар советы органы, 1918–1920 еллар), «Вестник отдела управления города Казани и губернии» (1918–1919 еллар), «Бюллетень Наркомпрода Татреспублики» (1918–1920 еллар), «Вестник труда» (ТАССР Хезмәт халык комиссариаты органы) һ.б.

Крәстиянгә Совет идеологиясенең тәэсирен көчәйтү өчен рус телендә «Казанский земледелец», татарча «Авыл тормышы», «Татарстан авыл хуҗалыгы», мари телендә «Куралшэ», чуаш телендә «Сер еслекен» һәм «Ана» журналлары чыгарыла башлый.

Революциягә кадәрге басмаларның күбесе чыгудан туктый яки ябыла. Казандагы фәнни журналлардан «Известия Астрономической обсерватории Энгельгардта», «Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете», «Известия Физико-математического общества при Казанском университете», «Казанский медицинский журнал», «Учёные записки Казанского университета» басмаларына бу язмыш кагылмый, алар чыгуларын дәвам иттерәләр. Революциядән соңгы беренче елларда яңа фәнни журналлар чыгарыла башлый: «Вестник Казанской областной сельскохозяйственной опытной станции», «Вестник просвещения ТССР», «Казанский библиофил», «Казанский музейный вестник», «Пути революции».

Совет хакимиятенең большевистик булмаган вакытлы матбугат басмаларын ябу сәясәте күп кенә татарча журналларның, шул исәптән «Аң», «Балалар дөньясы», «Дин вә мәгыйшәт», «Мохтариат», «Сөембикә», «Шура», «Ялт-Йолт» һәм башкаларның ябылуына китерә.

Октябрь революциясеннән соң татар интеллигенциясенең шактый өлеше чит илләргә китә. Аларның тырышлыгы белән татар эмигрантлары тормышында әһәмиятле урын тоткан журналлар чыгарыла башлый: Төркиядә – «Идел-Урал», «Казан», «Түрк юрду»; Германиядә – «Азат Ватан», «Азат Шәрекъ», «Германча-татарча белешмә - Дойч-татаришес нахрихтенблат», «Яңа милли юл»; Финляндиядә – «Шималь очкыннары»; Польшада – «Жиче татарске», «Рочник татарски»; Кытайда – «Азат Шәрекъ», «Ерак Шәрекъ», «Пилмән», «Шәкертләр таңы», «Шәрекъ авазы», «Ялкын»; Япониядә – «Яңа япон мөхбире» һ.б.

1920 еллар башында РСФСРда барлыкка килгән икътисади авырлыклар аркасында матбугатны үзфинанслауга күчерүдән туган кризис вакытында басмаларның шактые чыгудан туктый («Рабочий», «Рабочий химик» һ.б.).

1923 елларда ТАССРда журнал тибындагы 20 басма чыга. РКП(б) ҮКның «Ведомство матбугатын чыгаруны кыскарту турында» гы карарыннан соң 1924 елларда РКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты «Казанский музейный вестник», «Вестник просвещения ТАССР», «Сельское и лесное хозяйство Татарстана», «На страже законности и порядка» һ.б. Журналлар, Мәгариф халык комиссариаты һәм Казан шәһәр советы бюллетеньнәре чыгудан туктатыла.

1925 ел ахырына ТАССРда 10 журнал кала, шуларның 6 сы татар телендә була. Бу чаралар иҗтимагый-сәяси басмаларга кагылмый. 1925 елларда профсоюз журналы «Пролетарий Татарстана» чыга, 1926 елда РКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты татар телендә – «Җитәкче», 1928 елдан ТАССР ҮБК рус һәм татар телләрендә «Татарстан Советлары» журналларын чыгара башлыйлар. 1920–1930 елларда чыккан яңа фәнни ж-ллар арасында «Вестник Казанского института научной организации труда», «Вестник Научного общества татароведения», «Вопросы трахомы», «Записки Центрального архива Татарской Соц. Сов. Республики», «Известия Казанского института сельского хозяйства и лесоводства», «Татарстан» һәм башкалар була.

1920 елларда СССРда формалашкан партия-совет матбугаты системасына үзәк журналлардан «Кызыл Шәрекъ», «Яшь эшче», «Кечкенә иптәшләр», «Юлдаш» (барысы да Мәскәүдә) һәм башка, республика, өлкә һәм губерна журналлары – «Коммунист» (Эстәрлетамак шәһәре), «Кызыл юл» (Ташкент), «Ленин юлы» (Уфа шәһәре) һәм башкалар керә.

1920–1930 елларда мәгариф органнары да шактый журналлар бастыра; ТАССРда – «Мәгариф», «Татарстан педагогия җәмгыяте хәбәрләре», «Уку ударнигы», «Укучы сәхифәсе», «Укытучы», «Яшь педагог» һәм башкалар, шулай ук башка өлкәләрдә – «Мәгариф атнасы» (Ташкент), «Мәгариф эшләре» (Эстәрлетамак, Свердловск шәһәре), «Мәгариф эшчесе» (Мәскәү), «Методик җыентык» (Мәскәү, Самара, Свердловск), «Очкын» (Ташкент) һәм башка журналлар чыга.

Бу елларда: сатирик – «Бабич» (Уфа шәһәре), «Чаян» (Казан), «Сәнәк» (Уфа шәһәре)», «Чаткы» (Царицын шәһәре); яшьләр өчен – «Колхоз яшьләре» (Казан), «Ударниклар», «Яшь авыл» (Мәскәү); атеистик – «Сугышчан алласызлар» (Казан), «Сугышчан алласыз» (Мәскәү); хатын-кызлар өчен – «Азат хатын» (Казан); балалар өчен – «Октябрь баласы» (Мәскәү) журналлары нәшер ителә. Керәшен татарлар өчен РКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты махсус «Белемнек» журналын чыгаруны оештыра. 1930 еллар ахырына, милли сәясәтнең үзгәрүе сәбәпле, ТАССРдан читтә чыгучы журналларның күбесе ябыла.

1980 елларның икенченче яртысы – 1990 еллар башында иҗтимагый-сәяси тормышның демократияләшүе нәтиҗәсендә журналларның эчтәлекләре сыйфат ягыннан үзгәреш кичерә. Кайберләре исемен үзгәртә, мәсәлән, «Коммунист Татарии» – «Татарстан», «Азат хатын» – «Сөембикә», «Совет мәктәбе» – «Мәгариф» исемендә нәшер ителә. 1989 елдан яшьләр өчен әдәби «Идел» журналы чыгарыла башлый.

1990 елларда «Казань», «Мирас» журналларының барлыкка килүе республиканың иҗтимагый һәм мәдәни тормышында зур вакыйга буларак кабул ителә. Шулай ук яңа фәнни журналлар чыгарыла башлый: «Вертеброневрология», «Научный Татарстан», «Неврологический вестник», «Татарика», «Татарская археология», «Панорама-форум», «Фән һәм мәктәп», «Фән һәм тел» һ.б.

2010 елның 1 гыйнварына Татарстан Республикасында 303 журнал, шул исәптән 28-е татар телендә теркәлгән.

Чыганаклар

Печать, радиовещание и телевидение Татарии. 1917-1980: Сб. док. и материалов. Казань, 1981.

Әдәбият

Татарча беренче педагогик журналлар // Совет мәктәбе. 1983. № 3;

Мәһдиев М. Татар журналлары // Казан утлары. 1989. № 6;

Ибраһимов Ф. Татарча белем һәм тәрбия журналлары // Мәгариф. 1993. № 4;

Мостафин Ф. Татарча белем һәм тәрбия журналлары // Мәгариф. 1993. № 6;

Насыйров Т. Татар мөһаҗирләре матбугаты // Казан утлары. 2001. № 7;

Рәмиев И. Вакытлы татар матбугаты: (Альбом). 1905-1925. Казан, 1926;

Пономарёв П.А. Казанская периодическая пресса: Библиографические заметки // Казанский литературный сборник. Казань, 1878;

Петровский Н.М. По поводу столетия Казанской периодической печати // Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. 1911. Т. XVII, вып. 3; 

Нуруллина Р.М. Становление партийно-советской печати на татарском языке (1917–1925). Казань, 1978;

Нуруллина Р.М. Голос времени. Газеты и журналы на татарском языке 1905–1990 гг.: Указ. Казань, 1992;

Фасахов К.М. С жизнью в ногу (Периодическая печать Татарии в восстановительный период). Казань, 1979;

Гимадиев У.И. Сила сатирического слова. Казань, 1987;

Мусульманская печать России в 1910 г. Оксфорд, 1987;

Амирханов Р.У. Татарская демократическая печать (1905–1907). Москва, 1988;

Амирханов Р.У. Татарская дореволюционная пресса в контексте «Восток–Запад» (на примере развития русской культуры). Казань, 2002;

Мардиева М.Б. Татарская журнальная периодика в развитии демократических устоев общества // Взаимодействие журналистик (внутренние и внешние связи). Казань, 1993;

Казанская периодическая печать XIX — начала XX века: Библиографический указатель. Казань, 1991;

Гайнанов Р.Р., Марданов Р.Ф., Шакуров Ф.Н. Татарская периодическая печать начала ХХ века: Библиографический указатель. Казань, 2000;

Мәдәнейәт фырунтында X йыл: Материалдар йыйынтыгы. Өфө, 1929.

Авторы– Р.А.Айнетдинов, Г.Р.Заманова.