- РУС
- ТАТ
икътисадчы, хокук белгече, публицист, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, сәяси икътисад докторы (1899 ел), хакыйкый статский советник (1908 ел)
1861 елның 30 гыйнвары (11 феврале), Казан – 1922 елның 15 феврале, Томск шәһәре.
Дворяннар нәселеннән.
Казан университетының физика-математика (1885 ел), юридик (1889 ел) факультетларын тәмамлый.
1889–1897 елларда Казан губернасы Лаеш округының шәрәфле җәмәгать судьясы.
Бер үк вакытта 1890–1894 елларда Казан мәхкәмә палатасы округында антлы вәкил ярдәмчесе, 1894–1900 елларда антлы вәкил.
1893–1895 елларда Казан университетының сәяси икътисад һәм статистика кафедрасы приват-доценты, 1895–1900 елларда доценты, 1900–1901 елларда экстраординар профессоры, 1901–1919 елларда фәлсәфә энциклопедиясе һәм тарихы кафедрасы ординар профессоры. Моннан тыш, 1900 елларда Казан губернасы земствосында бәяләү бюросы мөдире, крәстиян бюджетларын өйрәнү һәм җир биләмәләрен бәяләү мәсьәләсе белән шөгыльләнә.
Карашлары буенча – уң монархист.
Парламентаризм һәм либерализм идеяләрен тәнкыйтьли, аларны Россиядә куллану мөмкин түгел дип исәпли. 1905 елның декабреннән «Рус патша-халык берлеге»нең («Царско-народный русский союз») һәм «Рус халкы берлеге»нең («Союз русского народа») Казан бүлекләрен оештыручыларның берсе һәм рәисе, «Черносотенец», «Сошники» (1906–1907 еллар), «Предвыборная газета» (1912 ел) газеталарын нәшер итә.
В.Ф.Залесский Казанда еш кына монархистлар чыгышларын оештыра һәм аларда катнаша.
1917 елгы Февраль һәм Октябрь революцияләренә кискен каршы чыга, аклар хәрәкәтен яклый; Казаннан Себергә кача.
1919 елдан Томск университеты профессоры.
В.Ф.Залесскийның икътисадка караган төп хезмәтләре «Кыйммәт турындагы тәгълимат» («Учение о ценности», 1893 ел), «Кыйммәтнең дөньяви кануны» («Мировой закон ценности», 1894 ел), «Кәгазь-акча әйләнеше теориясе» («Теория бумажно-денежного обращения», 1896 ел), «Капитал табышының килеп чыгышы турында тәгълимат» («Учение о происхождении прибыли на капитал», разделы 1-2, 1893–1898 еллар) – кыйммәтнең хезмәт теориясен кире кагуга һәм табышның хезмәт куймыйча ирешелгән керем буларак законлылыгын дәлилләүгә багышлана.
Хокук теориясе һәм фәлсәфәсенә караган хезмәтләр, шул исәптән «Хакимият һәм хокук. Субъектив хокук фәлсәфәсе» («Власть и право. Философия субъективного права», 1897 ел), «Хокук фәлсәфәсе тарихыннан лекцияләр» («Лекции истории философии права», 1902 ел), «Хокук энциклопедиясеннән лекцияләр» («Лекции энциклопедии права», вып. 1-4, 1902–1903 ел) авторы.
В.Ф.Залесский – Казан университеты тарихы белгече, «Казан Император университеты хокук факультетының 1805–1903 еллардагы тышкы тарихының аеруча мөһим мәгълүматларга караган хокук фәлсәфәсен укыту тарихы» («История преподавания философии права в Казанском Императорском университете в связи с важнейшими данными внешней истории юридического факультета 1805–1903 гг.», 1903 ел) монографиясе авторы.
Күп тапкырлар Казан чиркәү тарих-археология җәмгыяте җыелышларында докладлар белән чыгышлар ясый, төбәк тарихына багышланган «Борынгы Казан истәлекләре» («Из казанской старины», 1910 ел), «XVIII йөздә Казан төбәге әҗнәбиләрен агарту тарихына карата» («К истории просвещения инородцев Казанского края в XVIII столетии», 1911 ел) дип аталган хезмәтләрен бастыра.
В.Ф.Залесскийның Россия һәм чит илләр материалларына нигезләнгән «Төп Көнбатыш Европа дәүләтләрендә законда һәм гамәлдә ярлыларны кайгырту системасы» («Система призрения бедных в законодательстве и практике главнейших западноевропейских государств», 1912 ел), «Тәрбиячесез һәм ташландык хәлдәге балаларны кайгырту» («Попечение о беспризорных и покинутых детях», 1916 ел) кебек хезмәтләрендә тәрбиячесез балалар проблемасы анализлана.
В.Ф.Залесский шулай ук авыл хуҗалыгы эволюциясе, община җир биләве мәсьәләләренә, урта һәм югары мәктәп реформасына һәм башкаларга караган хезмәтләр һәм «Сугыш кайтавазлары» («Отклики войны», 1915 ел) исемле шигырьләр җыентыгы авторы.
Крестьянские бюджеты: В 2 вып. Казань, 1899–1900;
К вопросу о реформе средней школы. Казань, 1900;
Гражданская практика казанских судебных установлений начала XIX века. Санкт-Петербург, 1905;
Грюнвальдский бой — прообраз единения славян: К тысячелетию борьбы славян с немцами. Казань, 1911;
Первое дополнение к лекциям истории философии права. Казань, 1912;
Лекции энциклопедии права: Доп. 1–2. Казань, 1912–1913;
Казанские лашманы. [Б. м.], [Б. г.].
Залесский В.Ф.: Опыт характеристики. Харьков, 1914;
Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета (1804–1904). Казань, 1904. Ч. 2;
Биобиблиографический словарь профессоров и преподавателей Казанского университета: 1905–1917. Казань, 1986;
Казанский университет (1804–2004): Библиографический словарь. Казань, 2002. Т. 1.
Автор – Е.Б.Долгов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.