Биографиясе

1916 елның 19 феврале, Пермь шәһәре – 1999 елның 10 апреле, Казан.

Чиләбе хәрби училищесен (1937 ел), И.В.Сталин исемендәге Эшче-крәстиян Кызыл Армиясе бронетанк гаскәрләре хәрби академиясен (1951 ел, Мәскәү) тәмамлый.

1938–1941 елларда Ерак Көнчыгышта хезмәт итә.

Бөек Ватан сугышында танк дивизиясе, бригадасы штабында, 1942 елдан Көнбатыш фронтның бронетанк гаскәрләре командалык идарәсендә, 1943 елдан СССР Оборона халык комиссариатында эшли.

1951 елдан Карпат буе хәрби округында механикалаштырылган дивизия командиры урынбасары.

1953–1958 елларда Германиядәге совет гаскәрләре төркеме составында.

1961–1966 елларда Идел буе хәрби округы идарәсендә.

1966–1969 елларда Себер хәрби округында бронетанк гаскәрләре командующие ярдәмчесе.

1969–1971 елларда Мисырда хезмәт итә.

1972–1974 елларда Балтыйк буе хәрби округында бронетанк гаскәрләре хезмәте башлыгы.

1974 елдан Казанда яши.

Бүләкләре

Кызыл Байрак, «Почёт билгесе», «Хәрби хезмәтләр өчен», 3 нче дәрәҗә «СССР Кораллы Көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Булатов Н.Х. Йолдызлы йолдызлар. Казан, 2000.