Биографиясе

1887 елның 11 апреле, Уфа губернасы Күгел авылы – 1947 елның 19 гыйнвары, Уфа шәһәре.

Татар морзалары нәселеннән.

1914 елда Санкт-Петербургта барон А.Л.Штиглицның техник рәсем ясау училищесенең (хәзер В.И.Мухина исемендәге Дәүләт сәнгать-сәнәгать академиясе) дивар нәкыше классын тәмамлый.

1914 елдан Уфада яши һәм эшли. Уфа нәкышь сәнгатен сөючеләр җәмгыятен (1913), Революцион Россия рәссамнары ассоциациясенең (АХРРның) Уфа бүлеген (1926) оештыручыларның һәм шулар эшендә катнашучыларның берсе.

1920 еллар ахырында В.И.Ленин исемендәге клубта сынлы сәнгать студиясе белән җитәкчелек итә, Уфа сәнгать училищесендә (1930–1935), татар-башкорт педагогик курсларында (1930–1937) укыта.

Рәссамнар берлеге әгъзасы (1937).

Башкорт халык иҗатын өйрәнә, 1928–1935 елларда сәнгать музее (хәзер М.В.Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музее) тупланмасы өчен этнографик материал һәм башкорт гамәли-бизәлеш сәнгате үрнәкләре җыю буенча Башкортстанның көньяк-көнчыгыш районнарына (Баймак, Бөрҗән) оештырылган экспедицияләрдә катнаша. Шушы сәфәрләр нәтиҗәсендә аның «Инҗәр заводы мотивы», «Яңа Усман авылы», «Түбә чишмәсе», «Баймак заводының гомуми күренеше» (барысы да – 1933 елда) исемле пейзаж картиналары барлыкка килә.

Иҗаты

К.С.Дәүләткилдиев – акварель нәкыше остасы, иҗатының игътибар үзәгендә – башкорт халкының көнкүреше: «Башкорт кызы», «Зәңгәр күлмәкле башкорт кызы», «Башкорт Ибраһим», «Сунарчы башкорт» (барысы да – 1928).

1930–1940 елларда майлы буяу белән язылган «Мәҗит Гафури портреты», «Артист Г.М.Минһаҗев портреты», «Пушкин башкортлар арасында» картиналарын иҗат итә.

Күргәзмәләре

Уфа нәкышь сәнгатен сөючеләр җәмгыяте (1916), Революцион Россия рәссамнары ассоциациясе (1926–1928), Мәскәүдә уздырылган Октябрь революциясенең 10 еллыгына багышланган (1927–1928), «РСФСР халыкларының тормышы һәм көнкүреше» (1939), «РСФСРның өлкән буын рәссамнары» (1940), «Советлар Россиясенең милли төбәкләрендә яшәүче рәссамнар» (1929, Сан-Диего шәһәре, Калифорния, АКШ) исемле күргәзмәләрендә катнаша.

Әсәрләр тупланмасы

Әсәрләре М.В.Нестеров исемендәге Башкорт сәнгать музеенда, Башкортстан Республикасы Милли музеенда (Уфа) саклана.

Әдәбият

Художники Советской Башкирии // Искусство. 1955. № 4.

БСЭ. 3 изд. М., 1970. Т. 3.

Искусство стран и народов мира: краткая художественная энциклопедия. М., 1971. Т. 3.

Башкортстан: краткая энциклопедия. Уфа, 1996.

Автор – Г.Р.Фәйзрахманова