Эчтәлек

1945 елның 13 октябре, Лениногорск районы Сугышлы авылы – 2019 елның 25 феврале, Казан.

Казан университетын тәмамлый (1972).

1971 елдан (бүленеп) «Татарстан» Дәүләт теле-радио компаниясендә башта тапшырулар мөхәррире, 1999 елдан әдәбият-сәнгать һәм музыкаль тапшырулар директоры.

1988–1994 елларда «Ялкын» журналы баш мөхәррире.

Дәрзаман – 2002–2004 елларда Татар интеллектуаль милек агентлыгы идарәсе рәисе.

Дәрзаманның беренче шигырьләре 1960 еллар башында район газеталарында басыла.

Күбрәк балалар һәм яшьләр өчен яза. «Солдат булдым» (1977), «Төнге маҗара» (1980), «Гөлназ мәктәпкә бара» (1983), «Безнең әлифба» (1985), «Илләр гизә Илгизәр» (1989), «Айбулат» (1991), «Күзле кычыткан» (2000) исемле шигырь җыентыклары авторы. «Җир авазы» (1987; русча тәрҗемәдә «Зов земли», 2002), «Бизмән йолдызлыгы» (1994) повестьларының сюжет сызыгына фантастик элементлар да кертелгән; язучы монда «әхлаклы, кешелекле, бер-береңә карата түземле булырга кирәк» дигән фикерне алга сөрә.

Әдәбият

Баттал Ф. Егетлекнең бер баскычы // Мәдәни җомга. 1985. 3 ноябрь.

Галимуллин Ф. Илле яшьлек сабый // Ватаным Татарстан. 1995. 28 ноябрь.