Биографиясе

1932 елның 15 сентябре, Кама Тамагы районы Әмәкәй авылы – 2008 елның 19 декабре, Казан.

Казан педагогия институтын тәмамлый (1961). 1959–1961 елларда ВЛКСМның Бондюг райкомы 1 нче секретаре. 1961–1962 елларда КПССның Бондюг райкомы пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире, оештыру бүлеге мөдире. 1963–1965 елларда хезмәт ияләре депутатларының Алабуга шәһәр советы башкарма комитетыты рәисе урынбасары. 1965–1967 елларда КПССның Алабуга шәһәр комитетында оештыру бүлеге мөдире, 1967–1970 Түбән Кама шәһәр комитеты секретаре. 1970–1979 елларда халык депутатларының Түбән Кама шәһәр советы башкарма комитеты рәисе.

1979–1987 елларда ТАССРның сәүдә министры. 1987–1994 елларда ТРның Бәяләр буенча дәүләт комитеты рәисе.

1980–1990 елларда ТАССР Югары Советы депутаты.

Бүләкләре

Түбән Кама шәһәренең шәрәфле гражданы (1981).

Хезмәт Кызыл Байрагы, ике «Почет билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.