Биографиясе

1894 елның 3 октябре, Сембер губернасы, Тәтеш өязе Аксу авылы — 1989 елның 27 августы, Пекин, Кытай.

«Мөхәммәдия» мәдрәcәсендә (Казан, 1909 елга кадәр), Берлин университетында (1930–1933) белем ала.

1911–1922 елларда татар сәүдәгәрләре Габделҗаббаровларның «Тянь-Шань» сәүдә компаниясе хезмәткәре: 1912 елдан Өремче шәһәрендәге Кытай филиалында; бер үк вакытта, 1920–1922 елларда, таможня идарәсендә тәрҗемәче.

1922–1925 елларда атчылык фермасы идарәчесе.

1925–1929 елларда Шөнҗан провинциясенең автомобиль ассоциациясе җитәкчесе.

1934 елның апрелендә Шөнҗан хезмәт ияләре съездында катнаша, анда аның тәкъдиме буенча провинциянең төп халкы исеме «уйгыр» рәвешендә раслана (аңарчы җирле халыкны кашгарлык, таранчы, сарт дип йөрткәннәр).

1937 елда Зайсан шәһәрендә (Казакъстан ССР) Кытайның консулы.

1938 елда, гоминдан хөкүмәте Көнбатыш Кытайда массакүләм репрессияләр уздырганда, төрмәгә ябыла, анда 1944 елга кадәр тотыла; бер үк вакытта, провинция җитәкчеләренең рәсми документларын тәрҗемә итү вазифасын башкара.

1944–1947 елларда Өремче шәһәре губернаторы (вәли).

1947–1948 елларда Нанкин шәһәрендәге гоминдан хөкүмәте әгъзасы.

1949 елдан Кытай Коммунистлар партиясе әгъзасы.

1955–1966 елларда Бөтенкытай мөселманнары җәмгыяте рәисе, Кытай Халык сәяси консультатив советы рәисе урынбасары (Пекин).

Кытай мәдәни революциясе елларында репрессияләнә, төрмәгә утыртыла (1966–1978).

«Уйгырча-кытайча-русча сүзлек» (Пекин, 1953); «Шөнҗанда илле еллык тормышым» (1984) исемле автобиографик әсәр (1984) авторы (кытай телендә язылып, уйгыр (Пекин, 1985) һәм казакъ (Өремче, 1985) телләренә тәрҗемә ителә).

Гыйләҗев И.А. (идея, сценарий авторы, алып баручы). Борһан Шаһиди. 2023

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Әдәбият   

Госманов М. Ябылмаган китап, яки Чәчелгән орлыклар. К., 1996; 

Халиуллин Ю. Мир вокруг нас (научные записки дипломата). М., 2011. Автор — М.Г.Госманов