Эчтәлек

1842 елның 27 ноябре, Мәскәү — 1921 елның 8 феврале, Мәскәү губернасы Дмитров шәһәре.

Пажлар корпусын тәмамлаганнан соң (1861), император Александр II нең камер-пажы итеп билгеләнә; бер елдан Амур казаклар гаскәренә йөзбашы итеп күчерелә. Көнчыгыш Себердә төрмәләрне һәм сөрген урыннарын үзгәртеп кору, Чита шәһәре өчен шәһәр үзидарәсе проектын эшләү комитетлары эшчәнлегендә катнаша.

Рус география җәмгыяте кушуы буенча Төньяк Маньчжурия (1864), Көнчыгыш һәм Көнбатыш Саян таулары (1865–1866) буйлап экспедиция оештыра һәм аны җитәкли: Себер орографиясе схемасын эшли (бу Себер орографиясе һәм геологик төзелешенә карата хөкем сөргән карашларның үзгәрүенә китерә). Экспедиция нәтиҗәләре «Русский вестник» журналында басыла (1862–1863, 1865, 1867). 1867–1870 елларда Петербург университетының физика-математика факультетында укый. 1868 елдан Рус география җәмгыятенең физик география бүлеге секретаре. Шпицберген һәм Төньяк Җир арасында коры җир булуын теоретик яктан нигезли (соңрак анда Франц Иосиф җире дип аталган архипелаг ачыла).

1871 елда Швециягә һәм Финляндиягә оештырылган экспедицияләрдә катнаша, аның нәтиҗәләре буенча материкның бозлануы турындагы үз теориясен эшли. 1872 елда Швейцариягә бара.

1 нче Интернационал әгъзасы, М.А.Бакунинның дәвамчысы. 1872 елда Россиягә кайткач, народникларның «чайковскийчылар» түгәрәгенә кушыла. 1874 елда кулга алына, 1876 елда чит илгә кача. М.А.Бакунин вафатыннан соң, анархизмның иң абруйлы теоретигы булып таныла. Анархо-коммунизм теориясен эшли («Фетнәче нотыклары», Париж, 1885, фр. телендә; СПб., 1906, рус телендә). 1877 елда Женевада «Le Revolte» журналын нәшер итә. 1881 елда Россия хөкүмәте таләбе буенча Швейцариядән чыгарып җибәрелә. Франциядә һәм Англиядә яши. Революцион эшчәнлеген дәвам итә.

Бер үк вакытта фәнни тикшеренүләр белән шөгыльләнә; Британия фәнни ассоциациясе әгъзасы. Аңа дөньякүләм танылу китергән «1789–1793 еллардагы бөек француз революциясе» («Великая французская революция 1789–1793», Лондон, 1914) хезмәте авторы.

1917 елда Россиягә кайта. 1862 елның җәендә Санкт-Петербургтан Себергә барганда Казан губернасында була. Казанда, Козьмодемьянскида, Алабугада булып китүе турында көндәлегендә истәлекләр язып калдыра (1923 елда алар басылып чыга). Кропоткин Казандагы пароходлар пристанен, Адмиралтейство һәм Татар бистәләрен, Кремльне, шәһәрнең үзәк урамнарын, Идел (Югары Ослан авылы), Кама ярларын тасвирлый. 1918 елда Казанда Кропоткинның «Башлангычсыз коммунизм һәм экспроприация» («Безначальный коммунизм и экспроприация») дигән хезмәте басыла. Казандагы анархистлар оешмаларында Кропоткинның анархо-коммунизм теориясенең дәвамчылары күп була.

1980 еллар ахырында — 1990 елларда Россиядә анархизм идеяләре киң тарала, М.А.Бакунинның һәм Кропоткинның хезмәтләре яңадан басыла, 1989 елда Казанда «Казан анархистлары альянсы» оешмасы төзелә (кара Анархизм).

Кропоткинның туганнары (кенәз Кропоткиннар нәселенең бер тармагы) Казан губернасы дворяннары шәҗәрәсе китабының 5 нче кисәгенә кертелә (1896). Алексей Алексеевич (1856-?) — отставкадагы поручик, 1914–1917 елларда Цивильск һәм Ядрин дворяннары башлыгы. Е.П.Галаховага өйләнгәннән соң, Лаеш өязендә җир һәм аракы заводы аның милкенә күчә. Губернаның иҗтимагый-сәяси тормышында актив катнаша, монархист була. 4 нче Дәүләт Думасына сайлаулар алдыннан «Крәстияннәргә», «Җирбиләүчеләргә» өндәмәләрен яза.

Әдәбият

Знаменитые люди о Казани и Казанском крае. К., 1999;

Казанское дворянство 1785–1917 гг.: Генеал. словарь. К., 2001.

Авторлар — А.В.Гарзавина, Л.М.Айнетдинова