Тарихы

1720–1740 елларда нигез салына.

XVIII–XIX йөзләрдә халкы типтәрләр һәм дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук сәүдә һәм көнлекчелек кәсепчелеге тарала.

1859 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет була.

Авыл халкы 1878–1879, 1897 еллардагы крәстияннәр хәрәкәтләрендә актив катнаша.

XX йөз башында авылда волость идарәсе урнаша, 2 мәчет, 2 мәктәп, 2 су тегермәне эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 5404 дисәтинә тәшкил итә.

1904–1909 елларда авылда 2 җәдит мәктәбе эшли (бертуган Туйкиннар тарафыннан ачыла), 1917 елда земство мәктәбе ачыла.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Каратай волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Әлмәт, 1935 елның 10 февраленнән – Яңа Писмән, 1955 елның 18 августыннан Лениногорск районында.

Хәзер Зәй-Каратай авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Уңыш” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Х.Ихсанов), 1939 елда колхоз Мәскәүдә ВДНХ күргәзмәсендә катнаша. 1951 елда ул республикада “миллионер колхоз” исемен яулый. 1958 елда “Уңыш” колхозына “Кызыл Байрак” колхозы (Үзбәк авылы) берләштерелә, 1995 елдан – “Уңыш” күмәк предприятиесе, 2011 елдан – “Лениногорск” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы күбесенчә кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1949 елда авылда нефть чыгарыла башлый: 4 скважина бораулана.

Мәгариф һәм мәдәният

1917 елгы Октябрь революциясеннән соң – земство мәктәбе башлангыч мәктәп, 1922 елда – бишьеллык, 1933 елда – җидееллык (шул ук елны яңа бина төзелә), 1939 елда урта мәктәп (1975 елдан яңа бинада) итеп үзгәртелә. 1990 елдан – Ф.Туйкин исемендә, 2011 елдан тулы булмаган урта мәктәп.

1983 елда мәктәп каршында Зеленая Роща СПТУ филиалы ачыла.

1919 елда – клуб һәм уку өе (1936 елда 400 урынга яңа бина төзелә), 1921 елда – балалар бакчасы, 1925 елда медицина пункты булдырыла.

Авылда мәдәният йорты һәм китапханә (1965 елдан яңа бинада, 2014 елдан күп функцияле үзәктә), балалар бакчасы (1950 елдан, 1959 һәм 1989 еллардан яңа бинада, 2012 елдан мәктәп бинасында), мәчет (2005 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Зәй”, “Әкият” театр коллективлары (икесе дә – 1996 елдан), “Ялкын” (2002 елдан), “Авылым йолдызлары” (2008 елдан) вокаль коллективлар, “Миләш” һәм “Шома бас” хореография коллективлары (икесе дә – 2011 елдан) эшли.

Авыл янында төзекләндерелгән чишмәләр бар: “Дегет кулы”, “Мортаза чишмәсе”, “Тегермән коесы”.

Ф.Туйкин яшәгән йортта 1987 елда мемориаль такта куела.

Авыл төбәк өчен әһәмиятле “Степной” комплекслы дәүләт табигать заказнигы территориясендә урнашкан.

Күренекле кешеләре

Х.Х.Кузьмина (1969 елда туган) – язучы, сценарист, филология фәннәре кандидаты;

Мортаза бине Габделгазиз бине Бикмөхәммәт (XVIII йөз башы – 1797) – дин эшлеклесе, язучы, имам-хатиб, дини-дидактик “Нигъмәтулла” китабы авторы (1754);

Р.Х.Нәбиуллин (1940 елда туган) – тележурналист, телевидение дикторы, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре;

К.К.Туйкин (1878–1938) – педагог, мәгърифәтче, “Төрек тарихы” дәреслеге авторы (1919), репрессияләр корбаны (1937 ел);

Ф.К.Туйкин (1887–1938) – язучы, фольклорчы, репрессияләр корбаны (1937 ел);

В.Х.Хафизов (1895–1964) – “Уңыш” колхозы рәисе (1939–1958 елларда), Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры;

Д.Г.Шәрифуллин (1928–2003) – механизатор, Социалистик Хезмәт Герое, Ленин ордены кавалеры.

Халык саны

1746 елда – 42,
1782 елда – 153 ир-ат;
1859 елда – 1032,
1883 елда – 1283,
1897 елда – 1941,
1920 елда – 2238,
1926 елда – 2614,
1938 елда – 2291,
1949 елда – 2372,
1958 елда – 2200,
1970 елда – 2131,
1979 елда – 1686,
1989 елда – 1226,
2002 елда – 1251,
2010 елда – 1136,
2017 елда – 991 кеше (татарлар).